16+

Бәлки әле хат ташучы да килер

Якын киләчәктә чишел­мәс төенгә әйләнгән почта мәсьә­ләсе дә уңай хәл ителмәсме әле. Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, алдагы өч айда почта РФ Элемтә министрлыгы карамагына кү­чеп бетәргә тиеш.

Бәлки әле хат ташучы да килер

Якын киләчәктә чишел­мәс төенгә әйләнгән почта мәсьә­ләсе дә уңай хәл ителмәсме әле. Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, алдагы өч айда почта РФ Элемтә министрлыгы карамагына кү­чеп бетәргә тиеш.

Газета укучыларыбызның моң-зарларына җавап бирергә те­ләп, почта эшендәге кимчелекләрне әледән-әле язып килдек. Ил буйлап барласаң, канәгатьсезләр саны шактыйга җыйнала. Россия Элемтә министрлыгыннан алынган мәгълү­матларга күз салсак, 20 процент корреспонденция югала, адресатка барып җитми. Бу сан вакытында газета алмаучыларны колачламый, әле аларны да исәпләсәк... Ә посылкаларның юл газабына түзә алмый юкка чыгу очраклары тагы да күбрәк. Катгый үз­гәрешләр кертергә кирәк, дигән карарны кабул итүгә этәргән төп сәбәп­ләрнең берсе - таможняда 500 тонна посылка җыелып ята дигән хәбәрнең киң җәмәгатьчелек арасында таралуы. Россия почтасының төп идарәсендә бу хәбәрне, Шереметьево таможнясында хәл кискенләште, анда да 157 тонна гына посылка җыйналган, дип кире кагарга тырышсалар да, беренче яңгыраган сан дөреслеккә күпкә якынрактыр. Почтада күбесенчә, интернет аша заказ бирелеп, чит илләрдән килүче посылкалар тоткарлана яки бө­тенләй юкка чыга. Бүгенге алгарыш заманында почта эшенең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавына бер нигез дә юк сыман. Элекке кебек, хатлар, котлау открыткалары языламы яисә һәр гаилә дүртәр-бишәр газета-журнал алдырамы соң? Авыл-шәһәр араларында посылка йөртү­ләр инде бөтенләй онытылып бара. Бер уйласаң, эш күләме дә бик күпкә кимегән, техника да бүген бөтенләй башка, тик шулай да хат ташучыларны бер күрергә аптырап яши халык.
РФ элемтә министры итеп билгеләнеп, үзебезнең Татарстаныбыздан Мәс­кәүгә киткән Николай Никифоров, киләчәктә зур шә­һәрләрдә хатлар бер көн, Россия буйлап бер атна аралыгында таралып бетәргә тиеш, дип ышандыра. Аның бу сүзләре йөрәккә май булып ятты. Әйткәнебезчә, «Шәһри Казан» газетасы Россия каталогына кертелде. Үзебез дә тирә-күрше өлкә­ләрдә булырга өлгердек, яклау таптык, җылы караш тойдык. Инде чит төбәк­ләрдә яшәүче милләттәш­ләребезнең дә өметен аклыйсы килә.
Россия буенча 42 000 почта бүлекчәсе бар һәм анда 380 000 кеше хезмәт күрсәтә Бу тикле зур тармакка кү­зәтчелек итү һәм эшне тиешенчә оештыру бик катлаулы булачак. Элемтә министрлыгында почта хезмәте буенча яңа департамент оештырырга кирәк булыр дигән фикер дә яңгырый.
Министрлыкның яңа технологияләргә өстенлек бирүен искә алсак, почтадагы үзгәрешләр уңайга булыр дип өметләнәсе килә.
Сүз уңаеннан, «ШК»га язылу дәвам итә.
Чит төбәкләрдә язылу өчен газетаның индексы - 25259. Бәясе - 278 сум да 22 тиен.
54126 индексы белән (атнага өч тапкыр чыга) язылу бәясе - 457 сум 02 тиен.
16076 индексы белән пәнҗешәмбе санына язылу бәясе - 238 сум 98 тиен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading