16+

Бүләккә – Шомбай курчагы

Башкалабызда Халыкара курчак театрлары фестивале тәүге тапкыр үткәрелә. «Шомбай-fest» 23 сентябрьдән 28енә хәтле «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бинасында уза.

Бүләккә – Шомбай курчагы

Башкалабызда Халыкара курчак театрлары фестивале тәүге тапкыр үткәрелә. «Шомбай-fest» 23 сентябрьдән 28енә хәтле «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бинасында уза.

1974 елдан Халыкара «УНИМА»га курчак театрлары әгъзасы булып керү «әкият»леләргә чит илләрдәге фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге биргән иде. Шуңа күрә алар күп кенә чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә катнашу бәхетенә иреште. Коллективның фестивальләрдән яулап кайткан дипломнары бихисап. Элек бина иске булу сәбәпле, «әкият»леләрнең үзләренә мондый чараны оештырырга туры килмәде. Әлеге фестивальнең максаты - Казан тамашачысына башка илләрнең сәнгатен күрсәтү. Театрның баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровның әйтүенчә: «Фестиваль үткәрү зур чыгымнар сорый. Безгә хөкүмәт ярдәм итмәсә, аны оештырып булмас иде. Фестивальнең билгесе саналган Шомбай курчакларын читтән килгән һәр театрга бүләк итәчәкбез. Алар үзебезнең цехта эшләнде.
Без Мәскәүдән театр тәнкыйтьчеләрен көтәбез. Образцов исемендәге танылган курчак театрының режиссеры да килергә тиеш. Америкадан безнең күп кенә спектакльләргә көйләр язган күренекле композитор Мәсгудә Шәмсетдинова да чакырулы. Фестивальгә Төркия, Франция, Таҗикстан һәм Беларусь, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре театрлары үзләренең иң яхшы саналган спектакльләрен алып килә. Анда зурлар өчен дә өч спектакль күрсәтелә. Аларны Самара («Ах, Самара»), Кострома («Медведь»), Брест («История солдата») курчак театрлары тәкъдим итә».
Фестивальдә уналты коллектив чыгыш ясый. Нәни тамашачы көненә дүртәр спектакль карый алачак. Дәрәҗәле жюри исә җиде яисә сигез төр буенча җиңүчеләрне билгели. Балалардан торган жюри да үз бүләген тапшырачак. «Әкият» татар дәүләт курчак театры фестивальдә А.Хәеровның татар фольклорына нигезләнеп язылган «Өч кыз» спектакле белән катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading