16+

Болак июньгә төзекләндереләчәк

Казанның табигать һәйкәле саналучы Болакта реконструкция һәм төзекләндерү эшләре июнь ае башларында тулысынча тәмамланырга тиеш.

Болак июньгә төзекләндереләчәк

Казанның табигать һәйкәле саналучы Болакта реконструкция һәм төзекләндерү эшләре июнь ае башларында тулысынча тәмамланырга тиеш.

Башкала мэры Илсур Метшин эшләрнең барышын карап чыккач, әнә шундый күрсәтмә бирде. Мэр белән бергә эш сәфәрендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, аның урынбасары Александр Лобов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Евгений Варакин, «Горводзеленхоз» тресты директоры Роза Җаббарова катнашты.
Игорь Куляжев сөйләгәнчә, Жарковский күпере яныннан Болакны Казансу елгасы белән тоташтыручы җир асты галереясы (торбалар) башлана. Галерея соңгы мәртәбә узган гасырның 60 нчы елларында чистартылган. Озак вакыт үтү сәбәпле, торбаларга калын ләм утырган, шунлыктан Казансу елгасы суы Болакка үтеп керә алмый. «Гидроспецстрой» тресты галереядагы ләмне чистарту белән мәшгуль. Болак төбендәге ләм катламы да чистартыла. Күперләрне төзекләндерү «Гормосты» муниципаль унитар предприятиесенә йөкләнгән. Күперләрнең терәк диварлары агартылачак, яктылык баганалары куелачак. Роза Җаббарова таныштырганча, ярларның ишелүен булдырмас өчен, инде 25 шпунт (багана) кагылган. Чуен рәшәткәләрнең 30 проценты яңартылачак. Хәзерге вакытта рәшәткәләр һәм яктылык баганалары кара төстә, аларны ачык төсләргә буяу турында уйланыла.
Болакка 22 фонтан көйләнеләчәк, фонтаннар нигезләренә баганалар кышкы айларда ук утыртылган булган. Төрле төсләр белән балкучы фонтаннарны 9 Майга - Җиңү көненә эшләтеп җибәрү планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading