16+

Болгар хәзер бөтен дөньяныкы булды

фото: prav.tatarstan.ru Болгар тарихи-архитектура музееның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелү хәбәренә бер сөенгән идек инде. Хәзер үзебез дә аның тантаналы рәвештә исемлеккә кертелүе шаһиты булдык. Казанга әлеге фактны дәлилләүче сертификатны тапшыру өчен ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова килде. Көндез кунакларны Болгарга алып бардылар. Аларны республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде....

Болгар хәзер бөтен дөньяныкы булды

фото: prav.tatarstan.ru Болгар тарихи-архитектура музееның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелү хәбәренә бер сөенгән идек инде. Хәзер үзебез дә аның тантаналы рәвештә исемлеккә кертелүе шаһиты булдык. Казанга әлеге фактны дәлилләүче сертификатны тапшыру өчен ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова килде. Көндез кунакларны Болгарга алып бардылар. Аларны республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде....

фото: prav.tatarstan.ru

Болгар тарихи-архитектура музееның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелү хәбәренә бер сөенгән идек инде. Хәзер үзебез дә аның тантаналы рәвештә исемлеккә кертелүе шаһиты булдык. Казанга әлеге фактны дәлилләүче сертификатны тапшыру өчен ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова килде.

Көндез кунакларны Болгарга алып бардылар. Аларны республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
- Мин, бу вакыйга булу белән, Болгарга киләм, дип вәгъдә биргән идем. Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керү сертификатын тапшыру минем өчен зур дәрәҗә. Бу тарихи вакыйга, - диде Ирина Бокова. - Болгар ислам кабул итү символы, толерантлыкның үзенчәлекле күпере булып тора.
Шул ук көнне Болгарда ЮНЕСКОның дүрт билгесе дә куелды: Елга вокзалы фасадында, шулай ук Көньяк һәм Төньяк капкалар янында Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Болгар тыюлыгы директорына туристларны һәм кунакларны йөртү өчен җиде яңа электрокар һәм биш автобус ачкычларын тапшырды.
Ә кичен тантаналы чарада Президент Рөстәм Миңнехановка Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен раслаучы сертификат тапшырылды.
- Болгар комплексында төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Аның ЮНЕСКОга кертелүе Татарстан, Россия, чит ил белгечләренең төрле өлкәләрдә тырышып эшләү нәтиҗәсе, - диде ул.
- Борынгы Болгарның бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе халкыбызның дөньякүләм танылуына тагын бер зур адым. Бу вакыйга аеруча әһәмиятле, аеруча күренекле, чөнки ул безнең мәдәни, рухи үсешебез дәрәҗәсен билгели, - диде Минтимер Шәймиев.
Болгар комплексы мәртәбәле исемлеккә кертелгәч, аны карарга килүчеләр тагын да артыр дип көтелә. Әлегә Болгарга Казан елга вокзалыннан «Ракета» метеорында бара алалар. Ул көн саен Казаннан иртәнге 8.00 сәгатьтә, ә Болгардан Казанга 15.40 сәгатьтә кузгала. Автобус белән барырга теләүчеләр исә автовокзалдан Спас районы үзәге Болгар юнәлеше буенча китәргә тиешләр. Болгар комплексына махсус бару өчен регуляр автобус рейслары әлегә булдырылмаган.

Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы ЮНЕСКОга 1002 нче объект буларак кертелде. Бүгенге көндә Россиянең 27 объекты әлеге исемлектә, шуларның икесе - Татарстанда: Казан Кремле һәм Болгар комплексы. Хәзер исә Свияжск утрау-шәһәрен бу исемлеккә кертү өстендә эш бара. Ул 2012 елда бөтендөнья мирасы комитетына мәдәни һәм табигый комплекс буларак тәкъдим ителгән иде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading