Шәһри Казан

Бәрәңге булса, ач калмабыз

«Бәрәңге булса, ачка үлмәбез», - дип кабатларга ярата безнең халык. Шулаен шулай да, тик менә соңгы елларда бәрәңгегә кинәнеп бетеп булмый әле. Колорадо кортларын әйтүем түгел, аны инде афәт дип санамыйбыз. Бәрәңге яфракларын әллә ничә төрле агу белән коендырабыз да кортлардан котылабыз. Ә корылык булса, күпкә куркынычрак, монысын да баштан...

Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ТРда 80 процент бәрәңгене шәхси авыл хуҗалыклары үстерә. Шәхси бәрәңге бакчаларының мәйданы 65-70 мең гектарга кадәр җитә. Ни өчен шәхси хуҗалыкларның бакчалары куркыныч астында, чөнки зур хуҗалыклар ел саен алдан ук профилактик чаралар үткәрәләр. Ә быел фитофторозның массакүләм таралуына һава торышы - даими яңгыр яву һәм һава температурасының югары булуы тәэсир иткән. Бу авыру вакытында үсемлекләрнең аскы яфраклары, таплар белән күмелеп, көрән төскә керә, яфракларның аскы өлешендә ак кунык барлыкка килә. Авыру тиз арада бөтен үсемлекне чолгап ала. Әгәр дә 20 июльгә кадәр берәр чара күрелмәсә, шәхси сектор уңышның күпчелек өлешен югалтачак.
Фитофтороз турында күпләребез ишетеп белсә дә, чарасын күрергә ашыкмыйбыз. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең ТР филиалы җитәкчесе урынбасары Алмаз Гыйниятуллин белән аңа каршы көрәш чаралары турында сөйләштек. «Бу мәкерле авыру белән көрәшне көздән үк башларга кирәк. Бәрәңге казыганда авыру бәрәңгеләрне, сабакны бакчада калдырырга ярамый, чистартып түгәргә кирәк. Аның гөмбәчекләре саклана, алай гына да түгел, җил белән споралары биш чакрымга хәтле таралырга мөмкин. Бәрәңге тишелеп чыккач та, сакчыллык чарасын күрергә, бакыр купоросы (10л суга 2 гр исәбеннән) белән эшкәртергә кирәк. Аннан соң ике-өч тапкыр бәрәңге төбенә өелә, бу авыру йогудан саклый. Бүгенге көндә бәрәңге бакчаларыгызда фитофтороз билгеләрен күрәсез икән, пеннкоцеб, ширлан, курзат, дитан М-45 дигән препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Аларны кулланганда чиратлаштырсаң, яхшырак. Химик препаратларны куллану зарарлы дип исәпләгән кешеләр безнең үзәктән организм өчен зарарсыз биологик препаратлар сатып ала алалар», - диде Алмаз Гыйниятуллин.
Бәрәңгене фитофтороздан саклауның тагын бер яхшы ысулы - әлеге авыруга каршы тора ала торган Невский, Арина, Верба, Весна, Вятка, Мавка, Новинка, Огонек, Сентябрь сортларын утырту. Бездән менә шундый киңәшләр. Кыш көне базга төшкән саен: «Бер Аллага мең шөкер», - дип куанып менәсегез килсә, чарасын күрегез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: