16+

«Бу ел начар булмады»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 декабрьдә журналистлар белән очрашты. Бу очрашу гадәти генә түгел, ә узып баручы елга журналистлар алдында йомгак ясау да иде. Рөстәм Миңнеханов ике сәгать дәвамында халыкны борчыган сәнәгать, икътисад, сәясәт, мәдәният, авыл хуҗалыгы, спорт, миграция, толерантлык, тел, төзелеш мәсьәләләренә караган сорауларга жавап бирде.

Президент Универсиада китергән яңалыклар, икътисади тотрыклылык, нефть сәнәгате, климатик шартларның начар булуы сәбәпле авыл хуҗалыгы икътисадындагы тотрыксызлык, дәүләт чиновникларының ротациясе турындагы закон кабул ителү, демографик хәл, татар телендә сөйләшүгә ихтыяҗ тудыру, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше, автомобильләр арту сәбәпле туган экологик мәсьәләләр турындагы сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, аларның күбесенә чишелеш табуны контрольдә тотарга да вәгъдә итте.
Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә Казан - Мәскәү тимер юл магистрален төзү проектының халык тарафыннан дөрес кабул ителмәвенә борчыла. Ул журналистларны да, әлеге мәсьәләнең кара якларын гына күрсәтмичә, киләчәк перспективасын да күрергә тырышырга чакырды. Әлеге тизйөрешле тимер юл магистрале төзелешен Универсиада белән генә чагыштырып та булмый, ул безне бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк, күпме халыкны эш белән тәэмин итәчәк иң зур мегапроект булачак. Президент: «Бу бит минем өемә илтә торган юл түгел...», - диде.
Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның уенына карата канәгатьсезлеген дә белдерде. «Шундый акчаларга шулай уйнау - оят һәм хурлык... Әгәр дә болай уйнасалар, барысын да озатам», - дигән сүзләрендә шаярту да, җитдилек тә бар иде.
Президент, сүзен йомгаклап: «Тулаем алганда, бу ел начар булмады. Әмма минем өчен катлаулы булды һәм мин теләгәнчә төгәлләнмәде», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading