16+

«Бу көн тарихыбызда хәтер булып калыр»

Бүген Россия генә түгел, бөтендөнья мөселманнары өчен дә тарихи вакыйга булды: Болгар ислам академиясе ачылды.

«Бу көн тарихыбызда хәтер булып калыр»

Бүген Россия генә түгел, бөтендөнья мөселманнары өчен дә тарихи вакыйга булды: Болгар ислам академиясе ачылды.

Аны тантаналы ачу чарасында республика җитәкчелеге, дин әһелләре һәм башка бик күп танылган шәхесләр катнашты.
«Татар-информ" агентлыгы язганча, иң элек Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятен укыды. Шуннан соң:
- Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын, - дип теләкләрен җиткерде.

Чарада чыгыш ясаган вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясенең әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиешлеген әйтте.
- Бу көн тарихыбызда хәтер булып калыр. Академия ачу Татарстан һәм Россия өчен дә, бөтендөнья мөселманнарына да тантаналы чара. Узган ел ислам динен кабул итү көнендә беренче таш салынган иде, ә бүген без уку йортын ачабыз. Болгар академиясе әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиеш, - диде ул.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиешлеген әйтте.
- Эш дипломда гына да түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар. Безнең әби-бабайларыбызның дипломы булмаган, әмма алар дини белемле булган. Монда бернинди мәчет юк иде, ә хәзер Ак мәчет, академия бар. Бу урын бабайларыбызга уртак тел табарга булышкан традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш. Бу бина бер ел эчендә сафка басты. Әмма ул җансыз була алмый. Мөгаллимнәр дә, бу бинага җан кертәм, дип килсеннәр иде, - диде мөфти.

Мәгълүм булганча, Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме магистрант һәм докторантларга лекцияләр укыячак. Шуларның берсе - Болгар ислам академиясе профессоры Исмаил Буль-буль дә Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның сүзләрен дәвам итеп, академиядә террорчылыкка урын булмаячагын әйтте.
- Әлеге уку йортында террорчылыкка кагылышлы бернәрсә дә булмаячак. Монда без чын - ихласлыкка һәм мәрхәмәтлеккә алып бара торган исламны өйрәнәчәкбез. Мөселманнар Россиядә мәдрәсәдән академиягә кадәр укый алачак. Студентлар Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд пәйгамбәребез, мөгаллимнәребез кушканны эшләсә, китапларда язылганны өйрәнсә, туры юлдан тайпылмаслар, - диде.

Болгар ислам академиясенең ачылу тантасы алдыннан аның беренче укучылары студент билетларын да алып өлгерде. Аларны уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм академиянең президенты Камил Исхаков тапшырды.
Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент кабул ителде. Аларның 27се - магистратурада, тугызы докторантурада укыячак. Магистрантлар өч мең сум стипендия алачак. Яхшы укыган очракта ул 10 мең сумга кадәр артырга мөмкин.
- Болгар ислам академиясе студенты. Бу сүзләр әле беренче тапкыр гына әйтелә. Изге җирдә академия ачылу бөтендөнья өчен истәлекле вакыйга. Бу сезнең өчен дә шулайдыр дип уйлыйм. Әлеге вакыйга белән сезне чын күңелдән котлыйм, - диде Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков.
Студентларны Рәфыйк Мөхәммәтшин да котлады.
- Тарихка кердек инде. Бездә әле мондый дәрәҗәдәге уку йорты юк иде. Ул өч елдан соң үз нәтиҗәләрен дә бирер дип ышанам. Монда күп әйбер сездән һәм бездән тора, - диде ул.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading