Шәһри Казан

Бу җәйдә Казан кайнап торачак

Казанда 6 июльдән 17 июльгә кадәр XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уеннары гөрләячәк. Әмма бу әле Казан тулысынча спорт дөньясына гына чума дигән сүз түгел. Бу көннәрдә башкала бар яктан да кайнап торачак.

Реклама

- Универсиада көннәрендә Казанда үзенчәлекле Халыкара яшь журналистлар мәктәбе эшләячәк. Россиядән булган катнашучылар Африка, Америка, Азия, Европадан булган студент-корреспондентлар белән бер парта артында утырып укыячаклар. Яшь журналистлар тәҗрибәне Универсиада вакыйгаларында кайнап җыячаклар;
- бу көннәрдә Казанда 1600 пешекче спортчыларга 800 төрдән артык ризык әзерләячәк;
- Казанның мәдәният учреждениеләре аерым режимда эшләячәк. Аерым алганда, июль аенда 6 театр - М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Качалов исемендәге Казан рус зур драма театры, Казан яшь тамашачы театры, Г.Камал исемендәге академия театры эшли. Алар барлыгы 48 театраль тамаша күрсәтәчәкләр, шулардан 14е - балалар өчен;
- М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 6-17 июль көннәрендә опера-балет фестивале узачак. Анда бөтен дөньядан күренекле артистлар катнаша;
- циркта бертуган Запашныйлар циркы тамашасы тәкъдим ителә. Алар тамашаларын 10 июньнән 26 июльгә кадәр күрсәтәчәк;
- заманча сәнгать музее, Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТР милли сәнгать галереясы, ТР Милли музее, Казанның 1000 еллыгы музее, «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы аерым режимда эшләячәк;
- бу көннәрдә Казан халкы Дю Солей циркының урамдагы тамашасын күрә алачак. Тамашалар Казансу ярында, Игенчеләр сарае каршындагы мәдәни паркта күрсәтеләчәк. 4-17 июль көннәрендә әлеге парк шәһәрнең төп мәдәни мәйданына әйләнәчәк. Көндезге 12.00 сәгатьтән 18.00гә чаклы биредә көн саен Татарстан районнарының иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә. Барлыгы 28 районнан 246 коллектив чакырыла. 18.00 дән 23.00 сәгатьләр арасында да биредә зур концерт программалары узачак. 15 июльгә «Ак бүре» татар операсының премьерасы билгеләнгән. Аны Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР Дәүләт симфоник оркестры тәкъдим итә;
- татар халкының милли бәйрәме - гомумшәһәр Сабан туе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 13 июльгә - Универсиада кызган көннәрнең берсенә билгеләнгән;
Универсиада көннәрендә Мәскәү-Казан арасында өстәмә поездлар йөриячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: