16+

Булачак депутатлар халык иләге аша иләнәчәк

Бик тиздән республикабызның күпчелек шәһәр, авыл җирлекләренә праймериз килеп җитәчәк. Быел 13 сентябрь көнне Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар да сайлаячакбыз.

Булачак депутатлар халык иләге аша иләнәчәк

Бик тиздән республикабызның күпчелек шәһәр, авыл җирлекләренә праймериз килеп җитәчәк. Быел 13 сентябрь көнне Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар да сайлаячакбыз.

Аңарчы депутат буласы кешеләрне җиз иләк аша иләячәкләр. Праймериз алдан тавыш бирү дигәнне аңлата, Россиядә аны «Бердәм Россия» партиясе генә үткәрә. Фирканең Татарстандагы сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, соңгы елларда праймериз сайлауларның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Ул яңа исемнәр ачарга, депутатлыкка иң көчле кандидатларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Сайлауда кандидат булам дигән кешеләр праймеризда халык каршына чыга да ни-нәрсәгә сәләтле икәнлекләре, депутат була калсалар, нинди эшләр башкарачаклары турында сөйли. Кандидатлар нотык сөйләп бетергәннән соң, сайлап алучылар яшерен рәвештә бюллетеньгә тамга салып тавыш бирә. Әгәр сайлап алучыларның яртысыннан артыгы килмәсә, праймериз үткәрелми, әмма узган елларда мондый хәлнең булганы юк.

Римма Ратникова яңалык та хәбәр итте: Президентлыкка праймериз яңа форматта уздырылачак. «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәт активистлары «Бердәм Россия» партиясенә, президентлык­ка праймеризны үзебез үткәрик әле, дип мөрәҗәгать иткән. Фирка бу эшне 13 апрельдә генә оешкан иҗтимагый хәрәкәткә ышанып тапшырган (исегезгә төшерик, әлеге хәрәкәтнең максаты - Татарстан халкын республика үсешендә катнаштыру). Инициатив төркем праймеризның нинди регламент буенча узачагын, уздыру вакытын үзләре хәл итәчәк, кандидатлар исемлеген төзеп, тавыш бирүне оештырачак. «Безнең өчен сайлауларның ачык булуы мөһим», - диде Римма Ратникова.

Безнең республика Президентын инде 10 ел сайлаганыбыз юк, моңарчы әлеге вәкаләтләрне федераль үзәк бирә иде, шуңа да быелгы сайлаулар аеруча дулкынландыргыч.

Праймеризда кан­дидат буларак «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары гына түгел, партиясезләр дә катнашырга мөмкин, әмма аларны яклап, анкеталарына «Бердәм Россия»нең ун әгъзасы имза салырга тиеш. Сайлап алучыларның бер яртысы «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, икенче яртысы - партия белән хезмәттәшлек иткән җәмәгать оешмалары вәкилләре.

Республикада праймериз инде өч тапкыр уздырыла, соңгысы узган ел Дәүләт Советы депутатларын сайлар алдыннан үтте. Былтыр 19 мәйданчыкта 157 кеше кандидат кандидатлыкка дәгъва кылса, быел 900ләп (!) сәяси мәйданчык эшләячәк, 38 мең сайлап алучы 12 мең кандидаттан иң-иң лаеклыларын сайлап алачак. Һәр муниципаль берәмлектә алдан тавыш бирү өчен җаваплы оештыру комитеты төзелде.

Быел праймериз өч өлешкә бүленә: беренчесе - апрель буена кандидатлыкка кандидатлар, сайлап алучылар исемлеге тупланды, икенчесе - май дәвамында праймеризлар гөрләячәк, өченчесендә - 10 июньгә кадәр нәтиҗә ясалачак. Римма Ратникова әйтүенчә, праймериз булачак тавыш бирүчеләргә булачак кандидатларның нәрсәгә сәләтле икәнлеген чамалау мөмкинлеге бирә. Иң күп тавыш җыеп, югары рейтинг туплаган кешеләрне сайлауга кандидат итеп билгеләячәкләр, ләкин бу мәсьәлә ахыргача июль башында «Бердәм Россия»нең кандидатларны тәкъдим итү конференциясендә хәл ителәчәк.

Быел алдан тавыш бирү беренче мәртәбә авыл җирлекләрендә үтәчәк. Римма Ратникова сүзләренә караганда, тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер салаларда депутат табуы да кыен. Берничә җирлекне берләштереп, праймеризны зур мәйданчыкта үткәрикме әллә, дип тә уйлаганнар, әмма нияттән кире кайтканнар. Алай дөрес булмас, чөнки һәр булачак тавыш бирүче үз кандидатлары белән очрашырга тиеш, дигән фикергә килгәннәр.

Узган ел праймериз белән беррәттән халык җыеннары да үткәрелде. 4500ләп гозернең 2500е буенча бүген ныклы эш алып барыла. Римма Ратникова әйтүенчә, бөтен нәрсәне бер көндә генә эшләп бетереп булмый, көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлык срогына исәпләнгән.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларының 80 проценты эшли. Быел илнең төп партиясе вәкилләре муниципаль сайлауда 7720 мандат өчен көрәшәчәк. Римма Ратникова ышандырганча, праймериз әллә ни чыгым таләп итмәс, җыелыш өчен бинаны арендалау «партия кесәсе»ннән түләнәчәк.

Сүзен-сүзгә
Тимур Сөләйманов, «Сәләт фонды башкарма директоры:
- «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте Татарстан Президенты билгеләгән идеяләр тирәсендә, яше, хезмәт урыннары буенча аермыйча, мөмкин кадәр күбрәк кешене берләштерүгә юнәлтелгән. Әлеге идея праймериз белән дә аваздаш. Татарстан Президенты вазифасына кандидатларны тәкъдим итүгә һәм сайлауга мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә җыенабыз. Праймеризны үткәрү тәртибе озакламый тәгаенләнәчәк.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading