Шәһри Казан

Булса, шундый булсын!

1 март - тагын бер яңа язга аяк басу белән генә түгел, республикабызны инде ике елга якын җитәкләп баручы Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 55 яшь тулу белән дә истәлекле көн. Аңа кадәр озак еллар дәвамында Хөкүмәт Рәисе постын биләп, икенче планда торса, аны республика күләмендә беренче урынга куйган шушы...

Реклама

«Президент» дигән кеше
Президентыбызның иң беренче күзгә ташланган һәм әһәмияткә ия сыйфаты - гадилектер. Телен артык рәсмиләштермәве, һәркем белән кул биреп исәнләшә алуы, һәрчак эчкерсез елмаюы аны халкына нык якын итә. Тик шул ук вакытта җитди мәсьәләләрне хәл итүдә, республиканы һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән үзгәрешләрне кертүдә Рөстәм Нургали улы үзен кырыс, таләпчән сәясәтче итеп тә күрсәтә.
Үз халкының сүзләренә колак сала белмәгән җитәкче җитәкче була аламы?! Президентыбыз үз мисалында моның мөмкин түгеллеген, алай гына да түгел, халык фикеренә нигезләнеп эшләүнең республика үсеше өчен кирәкле, файдалы адым икәнлеген дәлилләде. Моңа мисалга Миңнехановның талантлы яшьләрнең фикерләре белән исәпләшүен, халык белән турыдан-туры эфирлар вакытында җәмгыятьне кызыксындырган сорауларга төгәл, тулы җаваплар бирүен, журналистларның тәнкыйтен дөрес кабул итә, әйткән сүзендә һәрчак тора белүен китерергә була.

«Илгә патша кирәк!»
Президент өздереп әйтә, әмер бирә белергә, һәр мәсьәләгә үзенең объектив, төгәл фикерен белдерә алырга тиеш. Миңнехановка бу холык сыйфатлары да хас. Болар аның хакимияткә килүе белән ришвәтче түрәләребезгә каршы көрәш игълан итүендә, күпмедер дәрәҗәдә тәвәккәл карарларны гамәлгә кертүендә чагыла.
Хәзерге вакытта интернетта Миңнехановның Россия Президенты постына кандидатларга карата белдергән фикерләре буенча кызу фикер алышу бара. Михаил Прохоровның: «Илгә патша кирәкми, менеджер кирәк!» - дигән сүзләренә каршы килеп, ул: «Илгә патша кирәк! Ул дөнья каршында бөтен ил өчен җавап тота. Ә менеджер ул - бары тик Хөкүмәт Рәисе генә», - дип кырт кистереп җавап бирде. Прохоров - әле яшь, чиерәк сәясәтче, ә Рөстәм Нургали улы республиканың финанс министры да булган, озак еллар буе Хөкүмәт Рәисе постын да биләгән, хәзер инде республиканы җитәкләп бару белән дә сыналган зат.
Шуңа күрә бу мәсьәләдә аның белемен, тәҗрибәсен танырга кирәк. Аның түбәннән күтәрелүен, хезмәт үрләрен яулауны инженер-диагностик, энергетик булып эшләүдән башлаганын да искәртү мөһим. Прохоров үзе дә Миңнехановның абруен таный, аны заман таләпләренә туры килүче, зирәк җитәкче дип атый. «Президентлар, губернаторларның сайланып куелуы яклы булсам да, хакимлекне мирас итеп калдыруның бу очрагын мин уңышлы үрнәк дип саныйм», - ди ул.


Татарстан һәм Казанның казанышлары
Татарстан, аның башкаласы Казан гомер бакый үсте, үзгәрде, һәр яктан төрлеләнә, яңара, байый барды. Ике ел элек, җитәкче алмашыну алдыннан, бу хәл канунчылыкка тискәре тәэсир итмәсме икән, дип уйлаучылар да булгандыр. Әмма, күренгәнчә, хакимияткә яңа, саф баш килүнең хәзер татлы җимешләрен генә татыйбыз. Беренче мәлдә үзен тыйнаграк сиздерсә дә, Рөстәм Нургали улының идарә дилбегәсенә тиз ияләшеп, яңа посттагы вазифаларын намуслы, гадел, төгәл үти башлаганын күрдек.
Миңнехановны бөтен каны-мие белән технократ дип атыйлар. Аның Президент кәнәфиенә утыруга «электрон хакимият» хасил итә башлавы моны дәлилләде. Рөстәм Нургали улы компьютер дөньясының яңадан-яңа казанышларыннан һәрчак хәбәрдар һәм моны башка җитәкчеләрдән дә таләп итә. Аның шул тырышлыгы аркасында, Татарстан дәүләт идарәсенә мәгълүмати технологияләрне кертү буенча Россиянең күп төбәкләрен узып китте. Хәзер һәр өлкәнең идарә органында интернет кабул итү бүлекләре эшләп килә, Президент күп әңгәмәләрне дә виртуаль видеоэлемтә аша гына уздыра. Бу мәсьәләләрнең хәл ителүенең тизлегенә, нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый, кешеләрне юл мәшәкатьләреннән, чиратта тору газапларыннан азат итә.
Миңнеханов балалар бакчалары җитешлеге мәсьәләсен хәл итүгә зур көч куя. Илдә демографик хәл начар дисәләр дә, балалар өчен бакчалар җитенкерәмәү проблемасы саклана бит. Аны чишү өчен, Президент «Бәләкәч» программасы кысаларында күпләп мәктәпкәчә оешмалар төзеттерде, гаилә балалар бакчалары канунын гамәлгә кертте.
Рөстәм Нургали улы торак-фатирларга мохтаҗларны да илтифатсыз калдырмады. Хәзер социаль ипотека программасы нигезендә Татарстанның күп шәһәрләрендә яңа йортлар торгызу эше бара. Бу җимерек, таушалган хәлдәге йортларда яшәүче кешеләрне күчерү кирәклеген дә исәптә тотып башкарыла.
Миңнеханов кешеләр өчен беренче чиратта сәламәтлек мөһим икәнен дә онытмый. Ул гамәлгә керткән «Сәламәтлек» программасы медицина оешмаларыбызны яңа, файдалы аппаратлар белән җиһазландыруны контрольдә тота, «Уңайлы мохит» программасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәү рәвешен кайгыртырга тырыша. Аның максаты итеп Казанны мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мөмкин кадәр җайлаштыру куелган. Моның җимешләрен тиздән күрербез, мөгаен.
Милләт, тел мәсьәләсе дә читтә калмый. Быелдан, мисал өчен, КФУда (Казан федераль университеты) теләгәннәр өчен татар телен укыту курслары эшли башлады, мәктәпкәчә оешмаларга да үзләрендә тәрбияләнүче балаларны ана теленә өйрәтү бурычы йөкләнде. Иң мөһим нәрсәләрне «ана сөте белән кертү» кирәк бит.
Татарстанда, гомумән, күп пилот проектлар эшләп килә. Әле Казанның киләсе елның Универсиадасына да зур тырышлык белән әзерләнгәнен онытмыйк. Башкалабыз торган саен яңара, ямьләнә, аның тиздән Россиянең модернизация үзәгенә әверелүенә дә нигезләр бар.
Һәм моның барысына да без, беренче чиратта, Президентыбызга рәхмәтле. Татарстанның йөзен, казанышларын Рөстәм Нургали улының оста җитәкче була белүе, эш тәҗрибәсе, тырышлыгы, заманга яраклаша алуы, мобиль, хәрәкәтчән булуы (аның тәҗрибә уртаклашу өчен гел башка ил сәясәтчеләре белән очрашып торуын, канына автоярышчы үзлекләре сеңгәнен дә искәртергә кирәк) формалаштыра.
Туган көнегез белән, Рөстәм Нургали улы! «Шәһри Казан» Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар тели.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: