16+

Буран һәм көчле магнит давыллары көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны һава торышы бозылуы хакында кисәтә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны һава торышы бозылуы хакында кисәтә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген иртән һәм көндез урыны белән көчле җил һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, ерак юлларга чыкмый тору киңәш ителә. Бигрәк тә кич һәм төнлә юлларда игътибарлы булу сорала.

Бүген көндез 4-5, кич 4-6 градус булуы көтелә. Бүген һәм алдагы ике көндә магнит кыры тыныч булмау сәбәпле, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading