Татарстанда 20 августтан башлап бурычлы затларны транспорт чарасы буенча автомат режимда эзли торган «Дорожный пристав» аппарат-программа комплексы гамәлгә кертелә.
Бу теге яки бу төрдәге бурычы булып, шуны вакытында түләмичә качып йөрүчеләрне эләктерүнең бик нәтиҗәле юлы булырга охшап тора. Республиканың суд приставлары хезмәтенә шундый 2 портатив һәм 5 күчмә (алары автомобильгә беркетелгән) аппарат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә алдырылган. Бурычлыга бары ике юл тәкъдим ителә - бурычын ул акчалата яки милекләтә түли. Мисалга, кешенең бурычы 500 сумга кадәр булса һәм ул аны акчалата түләргә теләмәсә, аның йә автомагнитоласы, йә видеонавигаторы, йә запас тәгәрмәче тартып алына. Әгәр бурыч бик күп җыелган икән, автомобильдән дә колак кагарга туры килүе бар. Бүгенге көндә Татарстан юлларында рулендә бурычлы затлар утыручы 140 мең автомобиль хәрәкәт итә. Хәзер аларны каптыру күпкә җиңелләшәчәк.
Шул рәвешле, «Дорожный пристав» комплекслары белән эш күрсәткечләре тагын да югарырак булачак, дип саный Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Р.Ильясов. Башта Казанда, аннары республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек эре шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында бурычлыларны «Дорожный пристав» комплексы белән җиһазландырылган һәм теләсә кайда тикшерергә, бурычын түләттерергә вәкаләте булган махсус оештырылган төркем мәгълүмат базасы аша эзләп йөриячәк. Портатив комплекс дипломатны хәтерләтә, күчмә дигәне автомобильгә урнаштырылган. Соңгысы юлларда ЮХИДИ хезмәте белән берлектә бурычлыларны транспорт номеры буенча туктатып күзгә-күз эшләсә, портативы туктап торган (әйтик, урамда, торак йорт яки бина янында, парковкада һ.б. урында) транспорт арасыннан хуҗасы бурычлыны «таный».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар