16+

Бурычың булса, халыкка «танытачаклар»

Казанда быелның 1 ноябренә коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге бурычлар 1 миллиард 200 миллион сумны тәшкил итә.

Бурычың булса, халыкка «танытачаклар»

Казанда быелның 1 ноябренә коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге бурычлар 1 миллиард 200 миллион сумны тәшкил итә.

Бу күңелсез статистиканы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. Кулланучылар «Казэнерго»га - 90 миллион сум, ә «Энергосбыт»ка 100 миллион сумнан артыграк күләмнәрдә бурычлы.
«Шушы акчаларга 700 яңа лифт куеп булыр иде. Кайбер гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен 300-400 мең сум бурычы бар. Түләмәүчеләрнең 10 проценты - сәрхушләр, тагын 10 проценты - мохтаҗлык кичерүче күп балалы гаиләләр һәм кайбер категория пенсионерлар», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Әгәр кеше коммуналь хезмәтләр өчен 6 айдан да күбрәк вакыт түләмәсә, аңа карата административ чаралар күрелә башлый. Фатирга килгән электр чыбыклары өзелә, хәтта канализация торбасын томалап кую чарасы да кулланыла. Фатирдан чыгару мәсьәләсе дә кузгатылуы ихтимал.
Бюджет оешмаларының да коммуналь хезмәтләр өчен 14 миллион сум бурычы җыелган. Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, тарифлар күтәрелү яки башка шундый карарлар турында хәбәр таратылган айларда түләүләр керүенең кискен кимүе күзәтелә икән. «Ватан сугышы ветераннарына, аз керемле гаиләләргә фатир өчен түләүдә ташламалар каралган. Моның өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип белдерде ул.
Мэр Илсур Метшин: «Түли алмаучыларга социаль ярдәм кирәк, әлбәттә. Безгә йорт буенча өлкән вазифасындагылар институтын җанландыру зарур. Мөмкинлеге булып та түләмәүчеләр бар. Берничә фатирлы кешеләр кайсы фатиры өчен түләнмәгәнлекне хәтерләмиләр, ахрысы. Бурычлы кешеләрне чит илләргә чыгармаска кирәк, аларны массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка таныту да начар булмас. Бурычларны кайтаруда приставлар белән берлектәге эшчәнлекне активлаштыру да нәтиҗәле алым», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading