16+

Бәя үскәннән-үсә, кулланучы кәрҗине такырайганнан-такырая

Халык күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, балык, ит, эремчек һәм йомырка ашарга тиеш. Федераль тикшеренү үзәге Россиянең Хезмәт министрлыгына кулланучылар кәрзинен тулыландырырга тәкъдим иткән.

Бәя үскәннән-үсә, кулланучы кәрҗине такырайганнан-такырая

Халык күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, балык, ит, эремчек һәм йомырка ашарга тиеш. Федераль тикшеренү үзәге Россиянең Хезмәт министрлыгына кулланучылар кәрзинен тулыландырырга тәкъдим иткән.

Белгечләр, кеше сәламәтлеген яхшырту өчен кәрзиндәге балыкны – 16 процентка, эремчек белән йомырканы – 14 процентка, итне – 5 процентка, яшелчә һәм җиләк-җимешне 17 процентка арттырырга киңәш итә. Ә менә тоз, шикәр комы, ипине, киресенчә, киметергә кирәк. Әмма продуктларны арттыру кәрзиннең кыйммәтләнүенә китерәчәк, дип яза «Известия» газетасы.

Очын-очка ялгап барган гаиләләр, пенсионерлар өчен гыйнвардан бәяләрнең кинәт кыйммәтләнүе болай да көтелмәгән хәл булды. Хәер, Яңа елдан соң моның шулай буласы билгеле иде кебек. Тик аеруча йомыркага бәя кисәк күтәрелү, тавык, сөт ризыкларының хаклары артуга кеше әзер түгел иде бугай. Йомырка өчен су буе чират торулар тарихта калган иде кебек. Ә хәзер базарларда, агропромпаркта атна саен шул хәл. Йомырканың дистәсе кайбер кибетләрдә 90 сумга җитсен әле! Өстәвенә, бәяне саклап калыр өчен ун урынына тугыз йомырка сатылу турындагы хәбәр дә халыкны шактый «кайнатты». Тавыкка килгәндә, былтыргы белән чагыштырганда, аның бәясе 22,4 процентка арткан. Белгечләр моны кош гриппы аркасында тавык фабрикаларының ябылуы, чит илләрдән тавык сирәгрәк кертелә башлау белән дә аңлаталар. Хәзер менә ипигә бәя 6-7 процентка артырга мөмкин дигән сүзләр ишетелә. Дөрес, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәяләрне ничек тә йөгәнләргә тырыша. Атна саен продукт бәяләренә мониторинг уздырыла. Социаль ипигә бәяләрне контрольдә тотыла.

Ә сез азык-төлеккә бәяләр артуны сиздегезме?

Мәдинә Маликова, язучы, драматург:

– Сизмичә – сиздем. Бездә бәяләр күтәрелсә, нык арта бит. Без күбрәк тавык ите ашыйбыз, элек килосы 120 сум тирәсе торса, хәзер 145 сумга җиткән. Йомырканың дистәсен 45 сумнан алып йөри идем, хәзер ул 70 сум булган. Бу әле иң арзан дигән кибеттә. Бәхетебезгә, үз вакытында эшләгәнбез, пенсиябез зарланырлык түгел. Үзем әле дә эшлим. Акча ашауга һәм коммуналь хезмәтләр түләүгә китеп бара инде. Кием-салым, күңел ачу чараларына тотканыбыз юк.

Ясминә Тимершина, газета укучыбыз:

– Сиздем. Пенсионерларның аз булса да акчалары артты, ә эшләүче кешенең хезмәт хаклары үзгәрешсез калды. Кибеткә кергәч, акция белән сатыла торган товар алырга тырышам. Хәтта авылда йомырканың дистәсен 100 сумга саталар. Алмыйча да булмый, токмач бассаң, печеньесын өйдә пешерим дисәң дә, йомырка кирәк бит. Каешны ныграк кысып, ничек тә җиткерергә тырышабыз инде.

Илшат Ганиев, «Майский» теплицалар комбинаты» ширкәтенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Быелның гыйнварыннан авыл хуҗалыгы продуктларына яңа салым (НДС) керттеләр. Моңа кадәр без 6 процент авыл хуҗалыгы налогы гына түли идек, быел өстәмә салым барлыкка килде. Билгеле, бу продукциянең хакын 3-5 процентка арттырачак. Бүген кыяр, помидор хаклары 2018 ел белән чагыштырганда бераз кыйммәтрәк булса да, 2017 елдагы бәяләргә караганда арзанракка сатабыз. Былтыр, 2017 елга караганда, керем дә 430 миллион сумга кимрәк булды. Яшелчә хаклары 15 процентка төшкән иде.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading