16+

Бәяләр июльдән генә артачак

Быел фатир өчен түләүләр уртача 4,1 процентка гына артачак.

Бәяләр июльдән генә артачак

Быел фатир өчен түләүләр уртача 4,1 процентка гына артачак.

Кичә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин: «Казанлылар февраль башында узган елгы тарифлар буенча исәп фактурасы алачак, бернинди үзгәрешләр булмаячак», - диде.
Быелның 1 июленнән коммуналь хезмәтләрнең стандарт тупланмасының гомум бәясе 4 процентка, ягъни торак мәйданның һәр квадрат метрына 25,26 сумнан 26,29 сумга кадәр артачак. Исәп фактурасына «гомумйорт исәпләгеч приборларын карап тоту һәм ремонтлау» өчен яңа түләү өстәләчәк. Һәр квадрат метрдан: салкын су белән тәэмин итү приборына - 22 тиен, кайнар су һәм җылылыкны хисаплагычка - 46 тиен, җылылык энергиясен һава торышына карап көйләү узелларына 43 тиен түләтеләчәк. Соңгысы һәркемгә дә кагылмаячак, чөнки Казанда һава торышына карата көйләнешле узеллар белән әлегә торак фондының 30 проценты гына җиһазландырылган. Яңа тарифлар «Энергияне саклау турында»гы федераль закон таләбе нигезендә кертелгән. Көнкүрештәге каты калдыкларны чыгару һәм утильләштерү тарифы 2,7 процентка артачак. Йорт белән идарә иткән өчен түләү 3 процентка киметелә.
Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр (газ, су, җылылык, электр энергиясе, канализация) бәяләрен күтәрү ике этапта башкарылачак. 2011 ел күрсәткечләренә чагыштырганда, түләүләр: 1 июльдән 7,2 процентка һәм 1 сентябрьдән 2,5 процентка сикереш ясаячак.
Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, Казанда быелгы торак-коммуналь түләүләр тупланмасы Самара, Пермь, Түбән Новгород, Ульяновск, Екатеринбург, Уфа, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәгедән арзанрак булачак дип фаразлана. Татарстан җирлегендә караганда, казанлылар Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләрдән күбрәк, ә Яшел Үзән, Чистай һәм Алабуга шәһәрләрендәгеләрдән азрак түләячәкләр.
Мэр Илсур Метшин: «Гыйнвар ае өчен торак-коммуналь түләүләр, әлбәттә, гадәттәгедән күбрәк күренәчәк. Чөнки кешеләр Яңа ел каникуллары чорында өйләрендә булды. Әмма киләсе айдан саннар кими төшәчәк», - диде.
Торак-коммуналь хуҗалык комитетында 292-21-02 «кайнар элемтә» телефоны эшли. Тарифлар мәсьәләсендә аңлашылмаучанлык туса, әлеге телефон аша ачыкларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading