16+

Быел 30 августта «Имәнлек» станциясе ачыла

Быел 30 августта «Имәнлек» станциясе ачыла

"Метроэлектротранс" башкаланың барлык пассажирларының 27 процентын йөртә, ә халык арасында аеруча популяр һәм уңышлы маршрутлар - 5 нче трамвай һәм 1 нче троллейбус маршрутлары. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов журналистлар белән очрашу вакытында җиткерде.

- Узган елны без зур уңышлар белән тәмамладык. Яңалыкларыбыз да күп. Халык арасында аеруча популярлык алган трамвай һәм троллейбус маршрутлары, һәр көн 5,30 минут интервал белән хәрәкәт итә торган тугыз состав эшли. Моңа кадәр үзебезнең контроль системасы иде. Быелдан безне тулысы белән пассажирлар ташу оешмасы контрольдә тота, - диде ул.

Әгәр предприятиенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясасак, трамвай юллары, контакт челтәрләрен төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылган. Узган елның тагын бер яңалыгы - трамвай деполары һәм биналарның үзәк җылылык белән тәэмин итү системасыннан баш тартып, җылыту казанына күчү. Нәтиҗәдә, бу елга 22 млн сум акчаны янга калдырырга ярдәм иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге чаралар эшчеләргә яхшы хезмәт хакы түләү мөмкинлеген биргән.

«Метроэлектротранс» предприятиесенең пластик тәрәзәләр, пыялалар эшләп чыгару, тегү цехлары бар, бөтен бүлмәләрдәге ут яктырткычлары светодиодлыларга алыштырылган. Хәрәкәт итү датчигы да электр энергиясен күп кулланмаска ярдәм итә.

Әсфән Галәвов сүзләренә караганда, узган ел 40 троллейбус һәм ун трамвай сатып алынган. Быел исә федераль программа кысаларында, тагын җиде трамвай һәм 15 троллейбус алырга өметләнәләр. Быел Казандагы барлык транспорт өчен 179 млн сум акча бүлеп бирелгән. Сатып алынган трамвай-троллейбуслар саны буенча Казан Мәскәү һәм Петербургтан калышмый. Күчмә состав гел яңартылып тора. Бүген иң иске дигән троллейбус та 2007 елгы икән. Ә һәр троллейбусның хезмәт итү озынлыгы - җиде ел.

- Әмма безнең ун ел йөргән троллейбуслар да өр-яңа кебек әле, - ди Әсфән Галәвов.
Уңышлар, табышлар белән беррәттән, җитәкченең күңелен төшерә торган күренешләр дә бар.
- Соңгы вакытта автомобиль йөртүчеләр гаебе белән юл һәлакәтләре бик нык артты. Алар бер-берсе белән дә, безнең белән дә күп бәрелешә башлады. Нәтиҗәдә, пассажирлар зарлана, ә без табышны югалтабыз. Дөрес, соңыннан без аны гаепле кешедән кайтартабыз. Әмма эш монда акчада гына түгел бит, пасссажирларның вакыты югала. Аннан соң трамвай-троллейбусларны төзекләндерергә туры килә, ә моның өчен күпмедер вакыт кирәк, - дип борчылуын белдерде Әсфән Галәвов.

Бу елның зур планы, ул, әлбәттә, Имәнлек станциясен җибәрү. Ул 30 августта эшли башлар дип планлаштырыла.

«Метроэлектротранс» предприятиесендә эшләүчеләрнең 30 проценты - яшьләр. Уку йортын тәмамлап килүче егет-кызларның окладына 10 процент хезмәт хакы өстәлә. Әгәр ел дәвамында бер тапкыр да юл һәлакәтенә эләкмәсә, өстәмә рәвештә тагын ун мең сум акча бирелә. Моннан тыш, хезмәткәрләр форма белән тәэмин ителә, читтән килүчеләр өчен тулай торак бар, җәй көне шифаханәгә юллама бирәләр. Бүгенге көндә биредә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 28 000 сум.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading