16+

Бәйрәм белән, Әниләр!

Әни! Әнием! Әнкәй! Бу сүзләрне без кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салып, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Әни! Әнием! Әнкәй! Бу сүзләрне без кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салып, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Бу сүзне беренче тапкыр кайчан әйткәнен беркем дә хәтерләми, ләкин үз-үзеңне белә башлаганнан бирле йөрәккә май булып ятучы, җаннарны тибрәтеп назлаучы, күңелгә ышаныч бирүче, өшегән бәгырьләрне эретүче, тылсымлы көч өстәүче ул «әни» сүзе.

Бу атнада без Әниләр көнен билгеләп узачакбыз. Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле айда үткәрелә. Россиядә ул 1988 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Гәрчә әниләребезгә булган җылы хисләребезне һәрдаим белгертеп торсак та, бу бәйрәмнең максаты – хатын-кызга кадер-хөрмәт күрсәтү, традицияләрне дәвам иттерү, иң кадерле кешенең тормышыбызда мөһим урын алуына басым ясау. Бу исә туган нигездә ризыклар белән тулы мул табын артында туганнар белән очрашырга тагын бер сәбәп дигән сүз. Баласын сагынып көткән әнкәйләр булганда, туган йортның капкалары ябылмас, тәрәзәдә утлары сүнмәс.

Әниләрнең кадерен үзең әни булгач аңлыйсың икән дигән сүзләр баналь булып яңгыраса да, бик тирән мәгънәгә ия булуын шул хисләрне кичергәч аңлыйсың икән. Беренче баламны куеныма алып, әни кеше генә кичерә торган хисләрне барлык җаным-тәнем белән тойгач, үз әниемә шалтыратып: «Әни, син дә безне шулай нык яратасыңмыни?» – дип соравымны сизми дә калдым. Шушы ук сораулар балаң өчен борчылып узган йокысыз төннәрдә дә искә төшә әле. «Ул да шулай борчылды микән?», «Аңа да шулай авыр булдымы икән?», «Әни дә минем уңышларыма шулай сөенде микән?» Мондый сораулар үзе дә әни булган һәр хатын-кызның тормышында күп була торгандыр.

Бәйрәм белән сезне, газизләребез! Саулык, хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын сезгә. Сез булганда гына көннәребез аяз, таңнарыбыз якты. Сез булганда гына без бәхетле. Әниле бәхетле көннәребез бик озакка сузылсын иде, Раббым!

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык...
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз –
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
 Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз –
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса – тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз...
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

Роберт Миңнуллин

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading