16+

Бәйрәм белән, Татарстан!

Казанда булачак бәйрәм чараларын исегезгә төшерәбез.

Бәйрәм белән, Татарстан!

Казанда булачак бәйрәм чараларын исегезгә төшерәбез.

30 августта «Фанфары Казани» дигән Бөтенроссия тынлы уен кораллары фестивале үтә.

30 августта Татарстан ­рәссамнары үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим итә.

30 августта 1000 еллык мәйданында каскадерлар чыгышын да карарга мөмкин.

Көндезге сәгать бердә Иске татар бистәсендә «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәме.

Ул көнне «Казан» ат спорты комплексында Президент призына ярышлар уза. Россия хәрби көчләре оркестрлары патриотик җырлары белән җәлеп итәчәк.

«Казан-Арена» каршында 14.00 сәгатьтән башлап 17.00гә кадәр татар эстрадасы концерты була.

18.00 сәгатьтән республикабызның популяр коллективлары чыгышы дәвам итә. Мәскәүдән килгән Юрий Антонов белән группа «А-студио» чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килер.
Бәйрәм көнне иң актив волонтерлар һәм рәсем конкурсында җиңгән балалар бүләкләнәчәк. Тамашачылар өчен ризыклар сату оештырыла. Соңыннан халыкка өстәмә автобуслар да хезмәт күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading