Шәһри Казан

Бәйрәм хөрмәтенә 1000 салют

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәмендә төнге Казан күген 1000 салют яктыртачак, дип белдерде кичә Казан каласы җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева. Казансу өслеге 6 минут 30 секунд дәвамында гөрселдәп, төрле төсләрдә җемелдәп торачак икән. Салютны, гадәттәгечә, 22.00 сәгатьтә бирә башлыйлар. Сүз...

Реклама

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәмендә төнге Казан күген 1000 салют яктыртачак, дип белдерде кичә Казан каласы җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева. Казансу өслеге 6 минут 30 секунд дәвамында гөрселдәп, төрле төсләрдә җемелдәп торачак икән. Салютны, гадәттәгечә, 22.00 сәгатьтә бирә башлыйлар.
Сүз уңаеннан, Җиңү бәйрәменә «Казан текстиле» тарафыннан 1 млн метрдан артык Георгий тасмасы җитештерелгән. Бу якынча үткән ел дәрәҗәсенә туры килә. Аның 200 мең метры ТР предприятиеләре һәм оешмаларына җибәрелгән. Быел тасманы махсус станокта кисүләре игътибарга лаек. Нәтиҗәдә мондый тасма сүтелми һәм озак вакыт саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: