16+

Бәйрәм тәмам: чыршыны кая куярга?

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланып килә. Бәйрәм түрендә иң матур кунак булган чыршыны кая куярга икән дигән сорау һәр кешедә туадыр. Казанлыларның бу проблемасын “Идел буе экологик компаниясе” чишәргә алынган.

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланып килә. Бәйрәм түрендә иң матур кунак булган чыршыны кая куярга икән дигән сорау һәр кешедә туадыр. Казанлыларның бу проблемасын “Идел буе экологик компаниясе” чишәргә алынган.

Татарстан башкаласында алар чыршы җыя торган ике пункт ача.

Чыршыларны 10-31 гыйнварда кабул итәчәкләр. Җыелган “яшел гүзәлләр” маллар һәм кош-кортлар астына салу өчен фермерларга таратылачак.

Чыршылар өчен махсус контейнерлар әзерләнгән. Шәһәр халкы кабул итү пунктларына чыршы, нарат, ак чыршы кебек ылыслы агачларны тәүлек әйләнәсе тапшыра ала.

“Акцияне 2016 елдан бирле үткәрәбез. Чыршыларны фермер хуҗалыкларына Заанен токымлы кәҗәләрне ашатуга җибәрә идек. Алар ылыслы агачларны бик яратып ашый, хәтта каерысын да калдырмый. Узган ел, мисал өчен, 4 тоннага якын ылыслы агач җыелды”, - диделәр акцияне оештыручылар.

Чыршыларны Казанның Гадел Кутуй урамы 160нчы йорт һәм Җиңү Проспекты 140нчы йорт адресы буенча җыялар.

Агачлар уенчыкларсыз, мишураларсыз булуы мөһим һәм физик затлардан гына җыела. Күпләп чыршы тапшырырга теләге булган юридик затларга 89874135475 телефон номеры аша шалтыратулары сорала.

Лилия МИНСАФИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading