16+

Чакрым саен багана...

Казанда ел ахырына кадәр 600 тузган багана яңага алмаштырылачак.

Чакрым саен багана...

Казанда ел ахырына кадәр 600 тузган багана яңага алмаштырылачак.

Мәгълүм җырдагы кебек «чакрым саен багана» утыртылса, бик ансатка туры килер иде. Мэриядә узган киңәшмәдә «Казгорсвет» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Абделхаков: «Шәһәр эчендә тышкы яктырту баганалары нормативлар буенча һәр 30-35 метр саен торырга тиеш. Фучик урамында баганалар арасы 45-50 метр», - дип әйтте. Шәһәрдәге электр баганаларына өстәвенә трамвай һәм троллейбус линияләре чыбыклары да эленгән. Белгәнебезчә, тузган тимер-бетон баганалар, авырлыкка һәм тартылуларга түзә алмыйча, ава башлады. Шөкер, үлем-китем булмады. «Ершов урамында - 52, Девятаев урамында - 24, Сыртланова урамында - 6 һәм Пушкин урамында 2 багана утыртылды инде. Моннан тыш, тышкы яктырту челтәрен агымдагы төзекләндерү кысаларында, 30 тузган багана яңага алмаштырылды», - диде Рөстәм Абделхаков.
Эшләр норматив таләпләрне үтәп башкарыла, ә бу чыгымнар арта дигән сүз. Фучик урамында, мәсәлән, элек 44 багана торса, хәзер аларның саны 71не тәшкил итәчәк. Көн саен уртача 10-15 багана алмаштырыла. Эшләр юлдан читтә үткәрелгәнлектән, транспорт хәрәкәтенә кыенлык тудырылмый.
Казан урамнарындагы тышкы яктырту баганаларын яңаларга алмаштыру май ае урталарында башланган иде. Мэр Илсур Метшин: «Тузган баганаларны алмаштыру эшләрен август ахырына тәмамлау зарур. Һава шартлары йогынтысында көчәнеш арта, шунлыктан, көзге-кышкы чорга электр челтәренә бәйле мәсьәләләр чишелеш тапкан булырга тиеш», - дип күрсәтмә бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading