16+

Чакырылмаган кунаклар: мигрантларны нәрсә борчый?

Урта Азиядән килүчеләрне базар тирәләрендә, төзелеш барган урыннарда, җәмәгать транспортында бик еш күрергә була. Әфлисун төсендәге жилет киеп куеп, ишегалларын да алар себерә.

Чакырылмаган кунаклар: мигрантларны нәрсә борчый?

Урта Азиядән килүчеләрне базар тирәләрендә, төзелеш барган урыннарда, җәмәгать транспортында бик еш күрергә була. Әфлисун төсендәге жилет киеп куеп, ишегалларын да алар себерә.

Акча эшләү өчен туган төбәкләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булган мигрант-мөһаҗирләргә бездә  караш төрлечә. Үзебезнекеләр дә эш урыннары белән тәэмин ителеп бетмәгән вакытта аларны кертү дөрес түгел дип каршы чыгучылар да, мигрантлар үзләре белән авырулар алып килә дип сукранучылар да бар. Килүчеләрнең берсе җинаять эшләсә, аның бөтен милләттәшләре гаепле булып чыга. Шуның белән җинаять кылучының милләтен, динен тикшерә башлыйбыз. Ә алар, караңгы подвалларда яшәп, аз гына хезмәт хакына риза булып, без барырга теләмәгән кара эштә эшли. Кайвакыт эш бирүчеләр хезмәт хакын да бирмичә куып чыгара. Мигрантлар ватаннарында калган гаиләләренә ничек тә акчалата ярдәм итәргә тырыша, моннан кала, безнең казнаны да баетырга булышалар. Аларны эшләтүче оешмалар хезмәт хакларының күпмедер процентын Пенсия фондына түли. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, илнең эчке тулаем продуктының якынча 7-8 процентын мигрантлар хезмәте китерә. Әмма бу әле аларның аркаларыннан сөеп кенә торырга кирәк дигән сүз түгел, хезмәт мигрантларын һәрдаим контрольдә тоту, аларга республикада яраклашырга булышу зарур.

"Мигрантлар сезнең көндәш түгел"

– Мигрантларга көндәш итеп карарга кирәкми, алар беркемнең дә урынын тартып алмый һәм ала да алмый. Яхшы эшләрдә республиканың үз халкы эшли. Моңа сөенергә генә кирәк: үз халкың офиста утыра, димәк, үз урыннарын тапканнар, карьера ясарга мөмкинчекләре бар. Мигрантлар исә алар бармаган кара эшкә генә бара. Эшсезләр саны белән вакансияләрнең санын чагыштырып әйткәндә дә күренә бу. Эшсезләр саны буш эш урыннарыннан күпкә азрак. Димәк, безнең үсеп килүче икътисад өчен хезмәт ресурсларына ихтыяҗ зур. Ә миграция нәтиҗәсендә икътисад ихтыяҗларын кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлеге арта. Татарстанга эшче көчләр бик кирәк. Төзелеш өлкәсендәге мигрантларны үз илләренә озатсак, эшләргә кеше калмый, бу өлкә үсештән туктаячак. 2005 елда, Метроэлектротрансның соравы буенча, Урта Азиядән троллейбус йөртергә 45 кеше китердек. Хәзер исә алар автобуслар да йөртә, кондуктор да булып йөри. Оешма җитәкчеләре, эшләргә кеше булса, аларны алмас та иде. Мигрантлар алар өчен баш авыртуы гына. Безнең белән хезмәттәшлек итә торган оешмалар эш урыныннан кала, тулай торак белән дә тәэмин итәргә тиеш булалар, – ди "Мигрантларны эшкә урнаштыру һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Мәгърүф Ходжиев.

Әлеге оешма, унбиш ел дәвамында, читтән килгәннәрне эшкә урнаштырырга, аларның документларын барларга һәм тутырырга, адаптация чорын үтәргә ярдәм итә. Икенче төп максаты – Татарстандагы төрле предприятиеләргә чит ил гражданнары арасыннан эшче көчләр җәлеп итү, шушы эшчәнлеккә бәйле рәсми документлар тутыру, кыскасы, эш бирүчеләр белән мигрант арасында арадашлык итү.
– Предприятие җитәкчеләре оешмага эшчеләр сорап заявка бирә, без аларга эшче көчләр табып бирәбез, Үзбәкстанга яки башка илгә үзем дә, предприятиеләрнең кадрлар бүлеге вәкиле дә бара. Эшкә килергә теләк белдерүчеләрнең үзләре белән шәхсән сөйләшәбез. Урамнан эш сорап кергән мигрантка да эш табабыз. Эш бирүчеләргә төп таләбебез – мигрантны яшәү урыны белән дә тәэмин итү. Базарлар, төзелеш өлкәсе белән эшләмибез, эре предприятиеләр белән генә хезмәттәшлек итәбез. Шуны да әйтергә кирәк: без фәкать мигрантларның 3-4 проценты белән генә эшлибез. Узган елны өч йөздән артык кешене эшле иттек, моның өчен алардан бер тиен дә акча алмыйбыз, – ди ул.

Мәгърүф Ходжиев әйтүенчә, мигрантлар бирегә кайда эшләячәген һәм яшәячәген белеп килергә тиеш. Самолетка билет алып, барып карыйм әле дигән сценарий монда бөтенләй бармый.
– Моннан унбиш ел элек чит ил кешеләренә Россиядә эшләргә һәм яшәргә квота бирелә иде. Хәзер исә мигрант үзе патент алып, эш бирүчене эзли. Рус теле, Россия тарихы һәм Россия законнары нигезләре буенча имтихан бирү дә кертелде. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, махсус сертификатка ия булалар, ул исә эшкә патент алырга хокук бирә. Имтихан бирдерү дөрес әйбер, әгәр дә сатып алуга кайтып калмаса. Минемчә, моны әле камилләштерәсе бар. Тел проблемасы кискен тора. Читтән килүчеләр телне бөтенләй белми һәм ул имтиханны ничек бирергә тиеш була? Шуңа да карамастан, ничектер биреп тә чыгалар. Телне алар килгәнче үк өйрәнсә ике як өчен дә уңайлы булачак. Үзбәкстан яки Таҗикстан хөкүмәтенең үз халкына читкә барып акча эшләү мөмкинлеге тудырасы килә икән, рус теле укытучыларын Россиядән чакырып китереп тә була бит. 20-30 ел элек без бер ил кешеләре идек. Рус телен өйрәндек, белдек. Ә яшьләр белми, шуның өстенә монда алар чит тә. Мин Казанга 1989 елда килдем, аспирантурада укыдым, югары уку йортында укыттым, үземне чит кеше итеп тоймадым. Хәзер башкачарак, илләр дә, президентлар да төрле. Алга таба ничек буласын әйтеп булмый, – ди әңгәмәдәшем.

Мигрантлар өчен икенче проблема – ике тапкыр административ хокук бозу очрагы булса, аларны үз илләренә кайтарып җибәрәләр. Ике тапкыр светофорны дөрес чыкмаса да, тәртип бозган санала, әлеге закон шулай ук камил түгел, ди Мәгърүф Ходжиев. Бер ватандашы җинаять эшләсә, аның өчен бөтен бер милләтне гаепләү очраклары да борчый аны.
– Җинаятьченең милләте юк, аның өчен бөтен бер милләт җавап бирергә тиеш түгел. Гомумән, мигрантлар криминаль вазгыятькә җитди йогынты ясамый, әмма алар катнашындагы җинаятьләр җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудыра, – ди ул.

"Акча бирмичә куып чыгаручылар да күп"

"Мигрантларны эшкә урнаштыру һәм адаптация үзәге" Татарстанга килгән бөтен кеше өчен дә эш урыны табып бирә алмый, шактый өлеше эшне монда килгәч кенә эзләргә мәҗбүр. Алда әйтеп киткәнемчә, эш бирүчеләрнең алдау хезмәт хакын бирмичә куып чыгарулары турында да еш ишетергә туры килә. Моны Татарстандагы үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Рахмиддин Султанов та раслый.

– Безнең борчыган төп мәсьәләләрнең берсе шул. Мигрантларның күбесе эшкә килешүсез генә дә урнашырга риза, аңа эш бирсеннәр генә. Ә эш бирүчеләр шуннан файдалана гына, эшләтеп, бер тиенсез куып та чыгарырга мөмкиннәр. Килешү булган очракта да, эш бирүче мигрантка, хезмәт хакын 10 мең сум дип язам, ә сиңа кулыңа 30 мең бирәм, ди. Вәгъдә иткән сумманы бирмәгәч, эш судка барып җитә. Эш бирүче шунда хезмәт хакы 10 мең сум  дигән килешүне күрсәтә. Кызганыч, мондый алдау очраклары еш була, – ди әңгәмәдәшем.
Патентны алу процессы да шактый сораулар тудыра икән.

– Элек эшкә рөхсәт кәгазе алалар иде (бу система визалы илләр өчен генә сакланып калды). Ул бер елга бирелә иде. Моның өчен дүрт мең сум түләделәр, шуның белән бетте, бер ел тынычлап эшли. Бер ел дәвамында миграция хезмәтенә дә барып йөрисе юк иде. Хәзер исә патент алып эшләргә мәҗбүрләр, ул һәр кеше өчен дә кирәк. Аны алу өчен иң элек медицина белешмәсе, патент өчен дәүләт пошлинасы, рус телен белү турындагы белешмә алырга кирәк. Аларның барысына да акча түлисе була. Җәмгысе болар өчен кимендә 25 мең сум акча китә. Аннары патент өчен ай саен 3800 сум күләмендә салым түлисе була. Аны иң беренче тапкыр өч айга алырга кирәк. Өч айга алсаң, патентка салым 11 мең 200 сум дигән сүз. Күбрәккә дә алырга булыр иде, алай иткәндә акча шактый кирәк булып чыга. Ә сине миграция исәбенә патентны ничә айга алуыңа карап алалар. Ягъни өч айга түләсәң, өч айга гына теркиләр. Беренче өч ай үткәч, аны озайтасың. Ул вакытта бер айга да, берничә айга да алырга була, анда да патент салымын алдан түләп куясың. Монысы бер хәл, патент алу өчен гел миграция хезмәтенә йөрергә, анда көне-төне чиратта утырырга туры килә. Сорау, ихтыяҗ булган җирдә тәкъдим дә бар. Халык күп, талон аз, шуңа да арадашчылар барлыкка килә. Алар акчага үз хезмәтләрен тәкъдим итә, шул рәвешле ришвәтчелек очраклары да туа. Арадашчылар арасында да намуссызлары бар, йә ялган документлар эшлиләр, яки мигрантларның акчалары белән паспортларын алып югалалар. Бу системаны ничектер камилләштерәсе иде, – ди Рахмиддин.

Сүз уңаеннан: патент күләме төрле төбәктә төрлечә. Чувашстанда – 4046 сум, Түбән Новгород өлкәсендә – 4148 сум, Мәскәү өлкәсендә – 4300 сум, Мәскәүдә – 4500 сум.
Мигрантларга ярдәмгә мобиль кушымта
«Яңа гасыр» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы Татарстанда мигрантларга яшәү һәм эшләргә шартлар тудыру өстендә шактый эш башкара. Бер матбугат очрашуында «Яңа гасыр» оешмасының генераль директоры Лилия Таишева мигрантлар өчен җиде телдә эшли торган M-Help (эм-хэлп) дигән махсус мобиль кушымта булдырылуын хәбәр иткән иде Аның ярдәмендә мигрантлар табибларга, юристларга языла ала, шунда ук аларга онлайн һәм оффлайн рәвештә мәгълүмати ярдәм дә күрсәтелә. Әлеге кушымта яңа гына килгән мигрантларга бушка адаптация чорын тиз һәм уңышлы узарга булыша.

Закон буенча яшәсәң, беркем бәйләнми

Әзәрбайҗаннан килгән Рәшид Рәсүлев базарда яшелчә һәм җиләк-җимеш сата. Казанга ул 2001 елда килгән булган.

– Казан минем икенче туган шәһәрем кебек инде, мин монда үземне чит кеше итеп тоймыйм да, – ди ул. – Читкә китү турында карар кылгач та, әти Казанга барырга кушты. Анда татарлар яши, телләребез, культурабыз охшаш, тизрәк җайлаша алырсың, диде. Аның Казанга берничә тапкыр товар алып килгәне бар иде. Әтиләр буыны әле русчаны яхшы белә иде, мәктәптә безгә дә рус телен укыттылар, әмма нишләптер аны кирәксенмәдек бугай, тиешенчә өйрәнмәдек. Олылар да укырга кирәк дип киңәш итә белмәгән инде. Монда килгәч, рус телен өч ай эчендә өйрәндем дияргә була. Әзәрбайҗан теленең татарчага охшаган булуы да булышты. Берничә ел эшләгәч, үз туган ягыма кайтып өйләнеп килдем. Балаларыбыз туды, алар рус телен балалар бакчасында ук өйрәнә башлады. Безгә монда яшәү авыр дип әйтмәс идем. Үзеңне тәртипле тотсаң, шушындагы законнар буенча яшәсәң, салымын түләп барсаң, сиңа беркем дә бәйләнми, – ди ул.

***

Екатерина Арутюнова, Россия Фәннәр академиясе Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге фәнни хезмәткәре:

– Европа илләре һәм Россия буенча алганда, Татарстанда мигрантларга карата мөнәсәбәт күпкә уңай. Европада уртача алганда 15 процент халык мигрантларның бөтенләй булмавын тели, Россия өчен бу сан 25 процентны тәшкил итә, Татарстанда исә нибары 8 процент. Әгәр дә мигрантлар җирле традицияләрне санлап яшәсәләр, 42 процент халык аларны кабул итәргә әзер. 7 процент читтән килгәннәргә уңай карый. 19 проценты аларның саны азрак булса иде дигән фикердә тора.

***

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елда Татарстан территориясенә эшкә 325 мең кеше килгән. Аларның күбесе Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Төркемәнстан, Кыргызстан һәм Украина гражданнары.

Узган елның 1 декабренә булган мәгълүматларга караганда, 20 мең 619 чит ил гражданының эшкә патенты бар. Юридик затларда – 11 932, шәхси затларда 8 687 кеше эшли.
Патентларны Үзбәктсанның 18 055 (69,7 процент) , Таҗикстанның 6 059 (23,4 процент), Әзәрбайҗанның 1 511 (5,8 процент), Украинаның 214 (0,8 процент) һәм Молдовиянең 85 (0,3 процент) гражданы алган.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading