16+

Чана шуу куркыныч?!

Яңа ел ялларында тау шуарга баручылар шактый булгандыр. Бүген электәге шикелле салам тутырылган капчыклар, тимер чаналар күренми, тюбинг, «ватрушка»лар модада. Уңайлы, йомшак булганга, күпләр күпертелгән заманча шуу җайланмаларын өстенрәк күрә. Баксаң, җайлы, уңайлы булу белән бергә, алар куркыныч икән.

Чана шуу куркыныч?!

Яңа ел ялларында тау шуарга баручылар шактый булгандыр. Бүген электәге шикелле салам тутырылган капчыклар, тимер чаналар күренми, тюбинг, «ватрушка»лар модада. Уңайлы, йомшак булганга, күпләр күпертелгән заманча шуу җайланмаларын өстенрәк күрә. Баксаң, җайлы, уңайлы булу белән бергә, алар куркыныч икән.

Тюбинглар белән шуучылар арасында имгәнүчеләр күбрәк. Гади чанага караганда, «ватрушка» зур тизлек җыя, өстәвенә әйләнә, алар белән идарә итүе авыр, ди. Шуңа да Татарстан травматологлары, бәласеннән баш-аяк дип, күпертелгән җайланмаларда шууны тыярга дигән тәкъдим белән чыкканнар.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанда 3123 кеше төрле имгәнүләр алып хастаханәгә эләккән. Чана шуганда зыян күрүчеләр дә җитәрлек. Әле шушы көннәрдә генә Чаллыда 42 яшьлек хатын, таудан шуганда, кабыргаларын сындырган. Казанда бер кыз тюбингын җиңел машинага тарттырып күңел ачарга уйлаган.
 Автомобиль кинәт туктагач, кыз башын бәргән. 2016 елда Казанда алты яшьлек бер кыз тюбинг белән шуганда башы бәрелеп вафат булган иде.
Травматолог, медицина фәннәре кандидаты Ирина Яшина әйтүенчә, хәзер балалар аз хәрәкәтләнә. Күбесе гаджетлардан аерыла алмый.
–Без урамга әзер булмаган балаларны чыгарабыз. Алар егыла, имгәнә, сөякләре сына. Балаларны чана шуудан тулысынча тыеп буладыр дип уйламыйм, шулай да ата-ана саклык чараларын күрсен иде. Егыласыңны сизсәң, янга аварга, башны сакларга тырышырга кирәк. Кызганыч, тиз арада гына тюбингтан төшеп булмый. Балаларны кечкенәдән чыныктырып, физик яктан нык итеп әзерләргә, күбрәк хәрәкәткә корылган уеннарга тартырга кирәк, – ди Ирина Яшина.

Адел Вафин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры:

– Алтынчы сыйныфта булганмынмы икән, чана шуганда бәрелеп, билемне авырттырдым. Ул чакта авыртты да бетте, 32 яшемә җиткәч, нәтиҗәсе үзен сиздерде. Чана шууга күңел ачу дип кенә карарга кирәкми, умыртка сөяге ныгымаган балалар өчен моның аеруча куркыныч булуы бар. Ата-аналар балаларына карата игътибарлы булсыннар иде.

Чана шуучыларга 5 киңәш

1. Балаларны үзләрен генә чана шуарга җибәрмәгез. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.

2. Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булырга кирәк.

3. Таудан төшкәндә, бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак. Чаналар бәрелешергә мөмкин.

4. Тюбингларны инструкция буенча гына кулланырга ярый. Бер генә кешегә исәпләнгән чанага бер генә кеше утырырга тиеш.

5. «Ватрушка», тюбингларны машиналарга бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга ярамый.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading