Шәһри Казан

Чемпионатка 100 көн кала: ачылыш тантанасына билетлар сатуда

24 июльдән алып 9 августка кадәр үтәчәк Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калды. Әлеге уңайдан бүген ачылыш һәм ябылыш тантаналарына да билетлар сатуга чыкты. Ачылыш тантанасы 24 июль көнне "Татнефть-Арена" боз сараенда булачак.

- Универсиада вакытында аның ачылыш тантанасын бөтен кеше дә карый алмады. Шуны күздә тотып, без чемпионат ачылышын өстәмә тагын сигез көн күрсәтәчәкбез, - диде Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Михаил Зотов. - Беренче - төп тантанадан аермалы буларак, калган көннәрдә рәсми протокол өлеше төшеп кала, бары шоу өлеше генә күрсәтеләчәк. "Пилигрим" дип аталган шоуны халык үзе теләгән көнне килеп карый алачак. Тантанага барысы илле мең билет сатуга чыгачак. Сценариесен Игорь Крутой җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшләде. Чарага үзебезнең республика иҗат коллективлары җәлеп ителде. Су спорты төрләре чемпионаты булгач, шоуның төп декорациясе тирәнлеге биш сантиметрдан алып өч метрга кадәр җитә торган берничә каркаслы бассейннар булачак. Анда синхрон йөзү элементларын да күрәчәкбез. Тамаша үзе ике сәгать ярымга сузылыр дип көтелә. Калганнарын әйтеп бетермим, сер булып калсын.

Ачылыш һәм ябылыш тантаналары билетларының дизайн-макеты ярышларга сатыла торганнардан аерылып тора. Алар чемпионат стилистикасында милли колорит кулланылып ясалган.
Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров билетлар чемпионат узганнан соң истәлеккә калырлык сувенир сыман эшләнгән, дип ассызыклады.

- Бер кулга дүрт билет сатылачак. Билетларның бәясе төп ачылыш һәм ябылыш тантанасына 500 сумнан алып 5 мең сумга кадәр, калган көннәрдәге шоуларга 500 сумнан 3 мең сумга кадәр, - диде Азат Кадыйров.

Ярышларның үзләренә килгәндә, бүгенге көнгә 70 мең билет сатылып беткән инде. 11 меңен чит ил кешеләре алган. Алар арасында Канада, Америка һәм Европа илләре кешеләре күп ди. Билет бәяләренә килгәндә, 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр тора. Ярышларга билет алучылар, Универсиада вакытындагы кебек, җәмәгать транспортында бушка йөриячәк. Чемпионат узган көннәрдә оештырылучы мәдәни чараларга да керү билеты булып хезмәт итәчәк ул. "Казан-Арена" белән Спортның су төрләре сарае арасында "ФИНА паркы" - төп мәдәни чаралар уза торган мәйданчык ачылачак. Шунда ук зур экран куелып, ачылыш тантанасын аның аша да күзәтеп булачак, дип ышандыра дирекция хезмәткәрләре.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ярышларда катнашу өчен 188 ил теләк белдерде, дип хәбәр итте.

Реклама

- Катнашучы илләрнең саны 200гә җитәр дип уйлыйм. Спортчыларның саны һәм географиясе буенча бездә узган ярышлар чемпионат тарихында истә калырлык булыр дип ышанабыз. Чемпионатка тулаем әзерлек эшләре 85-90 процентка үтәлгән дияргә була, - диде ул.

Чемпионатның төп ярышлары "Казан-Арена" стадионында үтәчәк. Шул максаттан анда вакытлыча 50шәр метр озынлыктагы ике бассейн куелачак. Журналистларны стадионда алып барыла торган эш белән министр таныштырды:

- Эшләр график буенча бара. Апрель ахырына чемпионат өчен махсус куелачак конструкцияләрне: вакытлыча түбә, трибуналарны урнаштырып бетерергә тиешбез. Аннары бассейнарны урнаштыру эшен башлыйбыз. 3 метр тирәнлектәге бассейнда ярышлар узачак, 2,2 метр тирәнлектәгесе тренировкалар өчен файдаланылачак. Мондагы эшләрне 70 процентка үтәлгән дияргә мөмкин, - диде.

Болардан кала Спортның су төрләре сарае янәшәсенә су полосы өчен вакытлыча бассейн куясылары, хай-дайвинг өчен корылма төзиселәре бар. Владимир Леонов ышандырганча, ярышлар узачак барлык спорт объектлары да июнь азагына әзер булырга тиеш.

Кичә Казанда чемпионат символикасы төшерелгән сувенир продукцияләр сатуга да старт бирелде. Кибетләрдә әлегә утыз төрдәге сувенир продукцияне күрергә була. Алга таба алар йөз төрдә булачак. Әлеге эшкә хәтта Казанның берничә икмәк комбинаты да алынган. Алар пешергән икмәк-күмәчләр чемпионат символикасы белән чыгарылачак.

Билетларны "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы, "Казан-Арена" стадионы кассаларыннан алырга була. Бу кассаларда билетлар спорт ярышларына гына түгел, чемпионатның ачылыш-ябылыш тантаналарына да сатыла.

Уеннарга билетларны Казанның Толстой урамында урнашкан Кассир.ру офисында һәм "МЕГА" сәүдә үзәгеннән, шулай ук ticketkazan2015.com һәм uslugi.tatarstan.ru. сайтлары аша да алырга мөмкин. Болардан тыш билетлар "Рубин", "Ак барс" командалары матчлары вакытында да сатылачак. Киләчәктә халык күп була торган башка урыннарда, әйтик, Агропромпаркта да сату ноктасы ачылачак.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: