16+

«Чөгендер белән юлсызлык авыл яшьләрен шәһәргә куды»

– Җәй буе 5-6 гектар җирне кәтмәнли идек. Хәзер бөтенесе дә бар – мичкә ягасы юк, утын ватасы юк, суы кергән. Әмма авыл белән бәйләп торган җеп инде өзелгән, кайтасылары килми авылга...

«Чөгендер белән юлсызлык авыл яшьләрен шәһәргә куды»

– Җәй буе 5-6 гектар җирне кәтмәнли идек. Хәзер бөтенесе дә бар – мичкә ягасы юк, утын ватасы юк, суы кергән. Әмма авыл белән бәйләп торган җеп инде өзелгән, кайтасылары килми авылга...

Буа районының Аксу авылы фермерлары – Фирая белән Фирдүс Салаватуллиннар – үзләре бер колхоз булып яшәп яталар. Бүген алар кырда чәчү эше белән мәшгуль. Һәр көнне иртәнге дүрттән торып, соң гына ятсалар да, эштән зарланмыйлар, нинди зарлану, бөтенләй авырсынмыйлар, хәтта эштән рәхәтлек алалар.

Салаватуллиннар белән танышырга дип өйләренә кергәндә, Фирдүс абый кырда, хатыны Фирая апа чәчүдәгеләргә төшке аш әзерли иде. Элеккедән килгән гадәт буенча, көндәлек хезмәт хакыннан тыш, аларны тәмле итеп сыйлыйлар да. «Сездә эшчеләрне әле дә ашаталармыни?» дигән сорауга Фирая апа аптырап ук калды. «Эшләгән кешене ничек ашатмыйсың инде, салатларга кадәр ясап җибәрәм», – ди ул. Кырда кишер, бәрәңге, чөгендер чәчкәч, кәбестәсен дә утыртып бетергәч, алар әле мәҗлес тә оештыралар икән. Көз көне дә урып-җыюдан соң эшчеләрен табын әзерләп сыйлыйлар.

Гаилә башлыгы йорт күршесендә зур гына бер кишәрлекне койма белән уратып алган. Бу бик зур бакча буласы, ди. Көз көне 100 төп имән утырткан, алмагачлар, башка җиләк куаклары да утыртмакчы. Шашлык ясар өчен аерым урын, беседка, эскәмияләр дә куярга хыяллана. «Фирдүс язгы чәчүдән, көзге эшләрдән соң мәҗлесне шунда үткәрергә ниятли», – ди җәмәгате Фирая ханым.
Бакча белән янәшә зур гына сарай корып куйганнар. Анда 13 баш ат тора. Анысы да әлеге баягы эшчеләргә ашау әзерләү белән бәйле.

– Сатып алган ит тиз бетә бит ул, шуңа да ат алып асрарга булдык, аның ите туклыклы да, тәмле дә. Көзге сезонда 35әр эшче була. Аларны табу ансат түгел. Август аенда студентлар булыша. Көзгә кергәч, халык азая. Чувашиядән чакырырга туры килә. Аларны үзебез машина белән алып килеп, илтеп куябыз. Ел дәвамында эшли торган өч эшчебез бар. Бездә кыш көне дә эш бетә торган түгел. Техника ремонтлыйлар, баздан яшелчәләрне төяп озаталар, – ди Фирая апа.

– Атлар тотуның тагын бер максаты – ярылган, киселгән, тармакланып үскән ямьсезрәк кишер, чөгендерләрне «эшкә җигү», – дип сүзгә кушыла ул арада төшке ашка ялга кайткан Фирдүс абый. – Кыш буе көненә дүртәр капчык кишер ашатабыз.
Сүз арасында гына, ел саен бер йөз генә баш каз алып үстерәбез, дип тә куя.
Әле алар бер гектар җиргә кәбестә дә чәчәләр икән. Баштарак үсентесен сатып алган булсалар, хәзер аны теплицада үзләре үстерә. Суган, сарымсак та утырта башлаганнар.


– 170 гектарга якын җирдә үскән яшелчәне кая гына куеп бетерәсез? – дип кызыксынабыз хуҗалардан.

– Үзебез үстерәбез, үзебез сатабыз, урнаштырабыз. Ярминкәләргә дә йөрибез. Үзебезнекен сатып бетергәч, авыл халкыннан да җыябыз. Улыбыз Дамир Казанда күпләп сата торган базарда склад арендалый. Шифаханә, азык-төлек департаментына илтәбез. Анысы өчен тендор оттык. Үзебез дә ике зур подвал ясаттык. Яшелчә сакларга урын бар. Фермерларга ярдәм итү программалары бик булыша. Район җитәкчелеге дә эшебезне хуплап тора. Кәгазь-белешмәләр кирәк булса, шунда ук бирәләр. Аптырап йөргәнебез юк, эшләгез дип кенә торалар. Узган ел «Лизинг-грант» программасы буенча трактор да алдык. Хәзер җиде төрле техникабыз бар. Кыш көне авыл юлларын да кардан чистартабыз, – ди гаилә башлыгы.

Шуннан сүз үзеннән-үзе авыл тормышына барып төртелә. Фирдүс абый авылның картаюын әлеге дә баягы юлсызлык белән бәйләп аңлата.
– Кырдан яшелчә алып кайта алмаган чаклар күп булды. Фирая: «Нишләп йортны авыл башына гына салмадың», – дип тә үпкәләп әйтә иде. Менә шул юлсызлык аркасында яшьләр авылдан китте. Икенче сәбәбе – чөгендер. Чөгендер куды аларны шәһәргә. Җәй буе 5-6 гектар җирне кәтмәнли идек. Хәзер бөтенесе дә бар – мичкә ягасы юк, утын ватасы юк, суы кергән. Әмма авыл белән бәйләп торган җеп инде өзелгән, кайтасылары килми авылга, – ди Фирдүс абый.

Фермер булганчы, ул авыллар буйлап тире дә, «Зингер» тегү машинасы да җыеп йөргән. Сарык җыеп сатып та караган. Алардан әллә ни акча эшләп булмады, ди ул. 2006 елда исә авылда беренчеләрдән булып фермер хуҗалыгы төзегән. Аксуда халык гомер буе кишер үстергән. Шуңа да фермер Америка ачып маташмаган, яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә уйлаган.
– Без эшләргә күнеккән инде, кул эштән бушамый. Яраткан эш авыр булмый, – ди Фирдүс абый.

Буа, Аксу

Әлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы. Так держать

    Мөһим

    loading