16+

Чор бүләге – Татар кешесе

«Мин үземне демократик, түземле дияр идем. Нечкә күңелле кешемен, әмма үз позицияләремне яклаганда ныклык күрсәтә беләм», - ди ул үзе турында. Шуңа өстәп, артка атлау миңа хас түгел, дигән фикере дә бар аның. Татарстанның беренче Президенты, бүгенгесе көндә Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәрипович Шәймиевнең тагын киң җәмәгатьчелеккә таныш шигаре дә...

Чор бүләге – Татар кешесе

«Мин үземне демократик, түземле дияр идем. Нечкә күңелле кешемен, әмма үз позицияләремне яклаганда ныклык күрсәтә беләм», - ди ул үзе турында. Шуңа өстәп, артка атлау миңа хас түгел, дигән фикере дә бар аның. Татарстанның беренче Президенты, бүгенгесе көндә Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәрипович Шәймиевнең тагын киң җәмәгатьчелеккә таныш шигаре дә...

Тарих үз эченә, ачыш ясаган даһилар белән бергә, игелекле эшләр кылган үз халкының тугры шәхесләрен дә ала. Минтимер Шәрипович нәкъ әнә шул тугры шәхесләргә керә дә. Актаныш районының Әнәк авылында туган егет үз көче, үз зирәклеге белән шундый югарылыкка күтәрелә алсын әле!
…Үзе дә 26 ел буе колхоз җитәкләгән Шәрип абый гаиләсендә туып үскән егет аллы-гөлле тормышның ни икәнен дә белми. Ике центнер ашлыкны ачлык елында халыкка тараткан өчен ун ел хөкем карары яный әтисенә. Гаилә башлыгын көне-төне район прокуратурасына йөрткән ул елларда Минтимер үзен булачак юрист - прокурор итеп күрә. Әмма давыл тына, әтисе кабат эшен дәвам итә. «Мин гаделлек яклы, - ди инде Президент булган Минтимер Шәрипович. - Гаеплеләр үз җәзасын алсын, әмма дөреслек өстен калырга тиеш».
… Гаиләдә тугызынчы булып туа ул. Иң алдан туган дүрт туганы үлгән була. Шуңа да әти-әни балаларына «тимер» исемнәр бирә. Хантимер, Минтимер… Исеменә хас ныклыкны авылның көнне төнгә бәйләп «биеткән» көндәлек эше дә ныгыта гына төшә. Эштән кеше үлми ләбаса!.. «Иң яхшы, өметле кадрлар авылдан чыга», - ди беренче Президент.
…Авылда үстең дә эшкә кереп баттың түгел. Күңел дигән касәгә дә тәгам өстәп торырга кирәк. Укуда гел «5»кә генә укучы Минтимер әдәбиятка да иттифаклы егет була. «Тукай - даһи, - ди Шәймиев. - Такташ шигырьләренең күпчелеген бүген дә яттан сөйли алам. «Моабит дәфтәрләре»н елап укыган идем. Җәлил шигырьләре шуңа да ятланып калган».
«Авылда яшәрбездер, - ди Минтимер өйләнешкән елларда Сәкинә ханымга. - Мин шуның буенча укыган. Шуңа да сиңа алтын таулар вәгъдә итә алмыйм. Әмма бер нәрсәне вәгъдә итәм - гомер буе сине генә яратачакмын». 29 яшендә Ленин ордены белән бүләкләнгән егет гомер буе әйткән сүзендә торуы белән аерылып тора. «Мин хәзер дә әллә нинди затлы-татлы, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тәм-том белән чәй эчәргә яратмыйм. Тәмле әйбер минем өчен балачактан калган прәннек, - ди ул. - Без аны малайлар белән әллә нигә бер кибеттән 1 сумга кереп ала идек, тәме бүген дә теш төбендә».
Башта Минзәлә районында «Сельхозтехника» оешмасы җитәкчесе, соңрак өлкә комитеты системасында бүлек җитәкчесе урынбасары, аннан ТАССР су байлыклары һәм мелиорация министры, Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, ТАССР Министрлар Советы рәисе, өлкә комитетының беренче секретаре, ТР Югары Советы рәислегеннән Татарстан Республикасын Президент буларак җитәкләүгә күчү… Бу елларда ул, үз карашы булган, зирәк акыллы, сабыр, төпле җитәкче буларак, үз-үзен күрсәтә. Аңа рәхмәт сүзләре бүген дә еш яңгырый. Тарихка хәерһахлы булып, изге Болгар җирендә музей-тыюлыкны, Зөя утравын торгызырга алынуы да аның шигаренә тугрылык саклар, дибез.
Бүген Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды җитәкчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Энҗе Мөэминованың аңа багышлап язылган юлларындагыча: «Илбашының сирәк өлгесе, чор бүләге - Татар кешесе», - дип әйтәсе килә. Сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге алдагы елларыгызның тугры юлдашы булып, гамьле еллар һәм юллар насыйп булсын Сезгә, Минтимер Шәрипович!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading