Иске Чүпрәле авылында "Киләчәк безнең белән" яшьләр программасы кысаларында узган халык җыенында Татарстанда яшәүчеләргә шушындый мөрәҗәгать белән чыктылар. Чүпрәле яшьләрен татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыгарга Президент Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәре Думасында 4 марттагы чыгышында, илдәге икътисади кризис шартларында электән шушы төбәктә дус-тату гомер кичергән күпмилләтле халкыбызны берләшергә өндәве этәргән.
Мөрәҗәгать тексты...

Мөрәҗәгать тексты ВКонтакте сайтында "Чүпрәле - без бергә" группасында урнаштырылган (http://vk.com/drzhmyvmeste). Чүпрәле яшьләре аның эчтәлеге белән танышырга һәм бу мөрәҗәгатькә кушылырга чакыра.
Чүпрәлеләр үзләренең районнары үсешендә актив катнашалар. 2014 елда үзләре акча җыеп районда 32 чакрым юл салдырганнар. Җирле меценатлар соңгы ике елда гына да Чүпрәле районын үстерү һәм социаль программаларны тормышка ашыру максатында 69 млн сум акча күчергәннәр. Чүпрәлеләр үзләренең традицияләрен дә онытмыйлар: былтыр ел дәвамында уздырылган марафон кысаларында, һәрбер авылда өлкән буын вәкилләре яшьләрне җирле гореф-гадәтләр белән таныштырган.
- Һәркем үзе хезмәт куйган өлкәдә тырышып эшләп, уртак көч белән республика үсешенә өлеш кертә. Бергәләшеп эшләгәндә генә без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Без - Чүпрәле яшьләре, татарстанлыларга үз мисалыбызда, республикабыз алга таба да чәчәк атсын өчен берләшергә кирәклеген исбат итәргә телибез, - дип белдерде "Киләчәк безнең белән" яшьләр программасы җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев Чүпрәледә узган "Киләчәк безнең белән" яшьләр җыенында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар