16+

Чулпан ХАМАТОВА: «Хоспис үлем йорты түгел!»

Казанда 4 нче номерлы балалар терапия шифаханәсе территориясендә ТР балалар хосписына символик рәвештә беренче ташны салдылар.

Чулпан ХАМАТОВА: «Хоспис үлем йорты түгел!»

Казанда 4 нче номерлы балалар терапия шифаханәсе территориясендә ТР балалар хосписына символик рәвештә беренче ташны салдылар.

Таш салуда катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Яман шешне дәвалау һәм профилактикалау эше бара, ләкин кешеләр әлеге авырудан һаман үлеп тора. Балаларның үлеме аеруча да аянычлы. Хоспис кирәк безгә. Мәскәү белән С.-Петербургта ул бар инде. Казанга да ул бик кирәк», - дип билгеләп узды. Аннары Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир Вавиловка һәм аның командасына рәхмәтен белдерде. Таш салу чарасында шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Балалар хосписы ике этапта төзеләчәк. Башта 10 палаталы стационар барлыкка килер дип көтелә. Аны бер-ике елда төзеп бетерергә уйлыйлар. Аннары шулай ук 10 палаталы тагын икенчесе төзеләчәк. Биредә балалар гына түгел, ә 25 яшькәчә булганнар да урнаша алыр дип көтелә. Проект 152 млн 200 мең сумга төшәчәк. Әлегә 42 млн сум акча җыелган. Хоспис төзелешенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр тулырак мәгълүматны А.Вавилова исемендәге хәйрия фонды сайтыннан таба ала.
Шушы ук көнне актриса һәм «Тормыш бүләк ит!» («Подари жизнь!») фондына нигез салучыларның берсе Чулпан Хаматова Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә хәйрия концерты үткәрде. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Чулпан Хаматова «Спящая красавица» әкиятен укыды. «Хоспис туганыңны илтеп куеп, ваемсыз гына китеп бара торган үлем йорты түгел», - дип билгеләп узды Чулпан Хаматова, концерт алдыннан журналистлар белән очрашып. Концерттан җыелган барлык акчалар исә («Татар-информ» язганча, барлыгы 360 мең сумнан артык акча җыелган) Казандагы балалар хосписы төзелешенә бирелде.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 10 февралендә 4 нче номерлы балалар терапия шифаханәсе базасында хосписның 2 палатасы ачылган иде инде. Шул вакыттан бирле хосписта 40 пациент булып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading