16+

Чын мәгънәсендәге «авыз иҗаты»

Карандашны аяк бармаклары белән тотып, теш арасына кыстырып, искитәрлек рәсем үрнәкләре тудыручы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында арабызда ишетеп белүчеләр юк түгелдер. Менә кемнәр дөрестән дә биниһая талант ияләре, аларның сәләте теләсә кайсыбызны таң калдырырлык. Мин шундый шәхес белән шәхсән танышу бәхетенә дә ирештем, андый кешеләр әллә ни ерак түгел, янәшәбездә...

Чын мәгънәсендәге «авыз иҗаты»

Карандашны аяк бармаклары белән тотып, теш арасына кыстырып, искитәрлек рәсем үрнәкләре тудыручы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында арабызда ишетеп белүчеләр юк түгелдер. Менә кемнәр дөрестән дә биниһая талант ияләре, аларның сәләте теләсә кайсыбызны таң калдырырлык. Мин шундый шәхес белән шәхсән танышу бәхетенә дә ирештем, андый кешеләр әллә ни ерак түгел, янәшәбездә...


Ринат Мусин 1982 елның 3 апрелендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Тууга, сабыйга хәзерге заманда бик ешаеп киткән «балалар церебраль параличы» дигән аяныч диагноз куялар. Нарасыйда бу хәтәр чирнең бөтен билгеләре булуы ачыклана: аның аяк-куллары начар хәрәкәтләнә, катып калган бармаклары әйбер тотмый, сөйләмендә дә җитлекмәү сизелә. Ринат ун яшькә кадәр, ятак белән инвалид арбасына богауланган хәлдә, тормышның шатлыкларыннан киртәләнгән килеш яши.
10 яшендә аның өй диварлары белән чикләнгән ямансу, күңелсез тормышы үзгәреп китә. Чаллыда балалар өчен яңа гына ачылган мәрхәмәтлелек орденыннан тәрбиячеләр килеп кереп, малайны иҗат итәргә сәләтле булуына инандыралар. Гомер юлын тамырдан үзгәрткән шул көнгә, аңа ышанган, дәртләндереп җибәргән ул педагог апаларга Ринат мәңге рәхмәтле.
Шул рәвешле, Ринат сәнгать юлына кереп китә. Картон, җилем, чия төшләре, әстерхан чикләвеге кабыклары һәм башка шундый вак-төякләр - аның беренче эшләнмәләре шундый чималларны файдаланудан гыйбарәт була. Ринат аларны кәгазьгә авызы, иреннәре, борыны, маңгае - кайсы әгъзасы белән булдыра ала, шуның белән, зур тырышлык һәм үҗәтлек куеп ябыштыра. 15 яшендә, карандашны тешләре белән кысып тотып, рәсемнәр ясауга күчә, башта акварель, аннары гуашь белән эшли, остарып беткәч, майлы буяулар белән зур киндер тукымаларга да иҗат итә башлый. Рәсемнәре торган саен берсеннән-берсе матуррак килеп чыга барганын күреп, егет үзе дә куана, бу аның тәрбиячеләренең дә күз уңыннан эзсез үтми.
Мөмкинлекләре чикләнгән, шундый үзенчәлекле ысул белән иҗат итүче яшь рәссамны шәһәр күләмендә үткәрелгән төрле чараларга, бәйрәмнәргә, конкурсларга чакыра башлыйлар. Сәләтен үстерү өчен, Ринат яшь социаль педагог мәктәбендә тулы уку курсы уза, аннары «Рәсем сәнгате, бизәлеш эшләрен башкаручы» белгечлеге буенча һөнәри училищеда белем ала. Ринатның иҗат җимешләренең күргәзмәләре Чаллының картиналар галереясында, яшьләр үзәкләрендә, балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырылгач, ул шәһәркүләм танылу казана. Шул рәвешле, Ринат үзенә исем ясый, бик күп дуслар таба, аның рәсемнәре белән җитди рәвештә кызыксынучылар, хәтта фанатлары да барлыкка килә. Аңа рәсем сәнгате белән шөгыльләнү үз-үзен табарга, тулы тормыш белән яшим дип санарга мөмкинлек бирә.
Ринат тиздән 30 яшен тутыра. Аның сәламәтлек хәле җитди үзгәрешләрсез: ул һаман да инвалид арбасында утыра, аяк-кулларындагы хәрәкәтләр, сөйләме начар. Тик ул беркайчан да борынын салындырмый, боекмый, тормышыннан зарланмый. Аның күңел төшенкелеге корбанына әверелергә вакыты да юк: ул туктаусыз иҗат итә, эшли, шул шөгыле аңа куанып яшәргә көч бирә дә.
Ринатны хәзер туган шәһәрендә генә түгел, Татарстан күләмендә, Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә беләләр. 2010 елда ул Мәскәүдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән «Филантроп» дип аталган халыкара иҗади конкурста катнашып, җиңү яулаган. Егеткә диплом белән премияне Зураб Церетели исемендәге сәнгать сарае сәхнәсендә җырчы Иосиф Кобзон белән актер Юрий Соломин тапшырганнар. Ринат Мәскәүдән тагын да канатланыбрак кайткан.
Аның инде 100дән артык иҗади хезмәте бар. Нинди ысул белән ясалганнарын белә торып, аларның нинди титаник тырышлык, сабырлык, вакыт таләп иткәннәрен күз алдына китерергә була. Егетнең эшләре хәтта Бельгиянең Льеж шәһәрендәге халыкара күргәзмәгә кадәр барып җиткән. Кайберләре исә танылган кешеләрнең коллекцияләрендә урын алган. Мисал өчен, Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев шәхсән үзе Ринатның бер картинасын 5 мең сумга сатып алган. Егет хәзер, рәсемнәрен сатып, акча да эшли, аларны бик теләп һәм яратып алалар икән.
Ринатның рәсемнәрен карап сокланганда, авторын белмәгән кешегә, аларның мөмкинлекләре чикләнгән, карандашны тешләре белән тотып иҗат итүче егетнең эшләре икәнен күз алдына китерергә дә кыен, чөнки алар шулкадәр оста, матур, пөхтә башкарылган. Әлеге иҗат җимешләре үзләренең тирән мәгънәле булулары, рәссамның хис-тойгыларын ачык чагылдырулары, сурәтләнгән әйберләрнең төрлелеге, төгәллеге белән таң калдыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading