«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы үзгәрешләр хакында сөйләштеләр.
Татарстанның Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина әйтүенчә, 31 июльдән күчемсез милекне теркәү буенча үзгәрешләр керде. Хәзер торакны сатканда, әгәр фатирдагы өлеше булган кешеләр барысы да риза икән, нотариустан расланган рөхсәт кәгазе кирәк булмаячак. Ипотекага фатир алган очракта да нотариуска бару мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта, әгәр дә торак милекчеләренең берсе үз өлешен генә сатарга йә бүләк итәргә уйлады ди, мондый очракта тәртипләр элеккечә кала, документларны нотариуста раслатырга туры киләчәк. Торак ничә кеше исемендә икәнен, кемнең никадәр өлеше барлыгы турындагы мәгълүматны күчемсез милекнең Бердәй дәүләт реестрыннан белергә була. Шулай ук хәзер күп функцияле үзәкләр аша да гариза тапшырырга мөмкин.
Икенче яңалык «дача амнистиясе»нә кагыла. Соңгы арада бу хакта аеруча күп сөйләнде. Дача амнистиясен исә 2021 елның 1 мартына кадәр озайтырга булганнар.
Билгеле булганча, 2018 елның 3 августыннан №340 Федераль закон нигезендә шәхси йортларны төзү, үзгәртеп кору өчен җирле үзидарәгә хәбәр итәргә, ягъни уведомление алырга кирәк. Гражданнарга төзелешне башлаганчы бер тапкыр, аннары төзелеш төгәлләнгәннән соң тагын бер кат җирле үзидарә органнарына барып, төзелеш хакында белдерү тәртибе керде.
Ада Зәйдуллина аңлатуынча, бакчачылык ширкәтендә төзелгән җәйге йортларны милек итеп теркәгәндә, объектның техник планы да җитә. 2021 елның 1 мартына кадәр бу тәртип гамәлдә булачак. Тик бу шәхси йортларга кагылмый.
Күчемсез милекне теркәү өлкәсендә алдалау, мошенниклык очраклары еш очраганга, гражданнарның хокукларын яклау өчен яңа тәртипләр кертелгән. Әйтик, хәзер электрон цифрлы имзалар бары гражданинның язмача рөхсәте белән генә рөхсәт ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар