Шәһри Казан

Давыл 19 районга зыян салды

Авыл хуҗалыгы өчен күптән көтелгән яңгырлар үзләре белән зилзилә-давыллар да алып килде. Электр чыбыклары өзелде, машиналар өстенә агачлар ауды, күп кенә йортлар түбәсез калды...

Реклама

Татарстанда республика биләмәсеннән узган һәм 19 районны колачлаган зилзилә китергән зыянны исәплиләр. «БИЗНЕС Online» электрон газетасы белдергәнчә, давыл Казанга бөтенләй диярлек кереп тормаган, әмма республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарын аямаган. Аерым алганда, давылдан Әгерҗе, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Әлмәт, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яшел Үзән, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Ютазы, Чистай, Түбән Кама, Бөгелмә районнарында 69 торак пункт зыян күргән, 6,7 мең йорт һәм 20 мең кеше утсыз калган. Метеорологлар әле июль аен да аномаль һава шартларына бай булыр дип фараз итә.
Шимбә көн генә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов синоптикларның Татарстанның 12 районында корылык башлануын игълан итүләрен, чиратта тагын 10 район торуын әйтеп борчуга салган иде. Аллага шөкер, бу көннәрдә булган яңгырлар күп районнарга барып җитеп кенә калмыйча, хәтта бәрәңге төбенә үтәрлек итеп яуган икән.
Гидрометцентр фаразларына караганда, июльнең коры һәм эссе булуы бик ихтимал. Гадәттә, явым-төшемнәр булгаласа да, алар кисәк һәм бәреп ява торган яңгырлар булалар. Шуңа да көчле җил, көчле давыллы-бозлы яңгырлар ихтималы зур, ди белгечләр. Статистика буенча да соңгы 11 елда Татарстан нәкъ менә июль аенда аномаль эсселәр һәм көчле давыллар кичерә.
Алдагы көннәргә һава торышына килсәк, эссе булачак. Һава температурасы көндез 30-32, төнлә 18-21 градус. Алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: