16+

Декрет ялындагы хатын-кызларны бушлай яңа һөнәргә өйрәтәләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы биш ел дәвамында 250 мең хатын-кыз декрет чорында түләүсез яңа һөнәргә өйрәнә яки квалификациясен күтәрә ала, дип белдерә.

Аның өчен Эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итү кирәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Күрсәтелгән чара биш ел дәвамында (2020-2024) тормышка ашырылачак. Һәр елны 38,5 – 49 мең хатын-кызны өч яшькә кадәрге бала тәрбияләү чорында яңадан укыту яки квалификациясен күтәрү планлаштырыла, - дип китерә агентлык Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле сүзләрен.

Әлеге чараны “Демография” илкүләм проекты кысаларында оештыру планлаштырыла. Ведомствоның матбугат хезмәтендә соңгы елларда илдә балалы гаиләләргә яңа дәүләт ярдәме чаралары кертелүе хакында әйтелгән.

Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча, узган ел бала тәрбияләү буенча ялда 1,1 млн хатын-кыз булган.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading