Иртән дә дөрес аяк белән торылмаган. Алсу күзлекләр дә каядыр олаккан, хәер, алар инде күптән күзгә күренмиләр бугай. Әллә миндә депрессияме икән? Соңгы вакытта бит «эшли алмыйм, миндә депрессия», «бөтен нәрсә туйдырды, барысы да ачуны китерә, бәлки, бу депрессиядер?», «бәйләнмәгез, аңарда депрессия» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әле кайчан...
- Татьяна Владимировна, әби-бабайларыбыз элек бар дип тә белмәгән депрессия нәрсә ул?- Психологиядә депрессия - күңел төшенкелеге, өметсезлек, эч пошу кебек тискәре кичерешләр һәм хисләр белән характерлана торган халәт. М.Горький да бит: «Ямансу уйлар кебек бернәрсә дә тәнне һәм күңелне йончыта алмый. Шундый уйлар аркасында кеше көчсезләнә», - дигән. Депрессия вакытында теләк-омтылышлар үзгәрә, ихтыяр көче һәм игътибарлылык бетә. Кеше үзенең проблемаларын артык күпертеп күрә башлый, үз-үзенә артык таләпчәнгә әйләнә. Активлыгы югала, тиз арый. Аның аралашасы килми башлый. Депрессиядән җәфаланган кешене бернәрсә белән дә сөендереп булмый. Физиологик яктан караганда, йокысы кача, аппетиты югала. Кайберәүләр хәтта үз-үзенә кул да салырга мөмкин.
- Депрессиягә күбрәк кемнәр бирелә?
- Билгеле психолог А.Бек, кешенең хисләре һәм үз-үзен тотышы күп очракта аның әйләнә-тирәдәге дөньяны һәм шул дөньяда үзен ничек хис итүе белән билгеләнә, ди. Аныңча, депрессиягә тормышларының билгеле бер аралыгына гына карап нәтиҗә ясап куючылар бирелә. Алар, тормышларындагы яхшы нәрсәләрне онытып, бары тик уңышсызлыкка гына игътибар итә. Бу категориягә шулай ук булган хәлләргә, очракларга йә артык югары бәя бирүчеләр, яки инде, киресенчә, бәя биреп җиткермәүчеләр дә керә. Әйтик, бер хатынны ире ташлап китә ди. Аның таянырлык кешесе калмый. Ә баланы үстерергә кирәк. Бу очракта ул пессимизмга бирелә. Югыйсә аның ике дипломы бар. Эшкә урнашып, акча эшли ала. Ул исә проблемадан чыгу юлын шул ир-атта гына күрергә мөмкин.
Вакыйгаларны, кешеләрне бары икегә: яхшыга һәм начарга гына бүлеп карау да депрессиягә китерә. Шул ук вакытта ул үзен дә тискәре категориягә кертә. Тагын шундый кешеләр бар: алар узгандагы вакыйгалар өчен үзләрен гаепле саный, тормыш авырлыклары алдында үзләрен көчсез хис итә, алдагы көннәрен өметсез күрә. Атаклы психолог Р.Мэйның сүзләрен китерәсем килә. Ул, депрессия - киләчәкне барлыкка китерүгә сәләтсез булу, дигән.
- Мондый вакытта нишләргә? Үзеңә ничек ярдәм итәргә?
- Депрессияне тыеп калуның берничә юлы бар. Аның беренчесе - психологка мөрәҗәгать итү. Аның ярдәмендә югарыда санап үтелгән дөньяга карашлары аркасында депрессия кичерүчеләр уйлау тәртибен үзгәртә, аңа дөрес юнәлеш бирергә күнегә. Алар психолог белән проблемаларны чишәргә, килеп туган ситуациядән чыгу юлын табарга өйрәнә. Психолог чынбарлыкка аек акыл белән карарга, дөньядагы әйберләрне «яхшы» белән «начар»га гына бүлеп карамаска өйрәтә. Мисалга бер гыйбрәтле хәлне китерәсем килә. Бер фермерның улына ак ат бүләк итәләр. Күршесе, атка сокланып, менә ичмасам бүләк, ди. Ә фермер исә «белмим инде, хәерлегәдерме?» ди. Улы ат өстенә утырып карауга ук егылып төшә һәм аягын сындыра. Моны күргән күршесе: «Начарга булган бу, әлеге бүләкне бирүче сезгә зыян ясарга теләгән. Улыгызның гомергә гарип калуы бар», - дигән. Фермер исә тагын, белмим инде, яхшыгадырмы-начаргадырмы, ди икән. Тиздән сугыш башланган. Авылдагы бөтен яшьләрне сугышка алганнар, ә фермер малае имгәнгән аягы аркасында өйдә калган. Бу юлы инде күршеләре, улыгыз үзегез янында калды, менә ичмасам бәхет, дигән. Фермер тагын үз сүзен кабатлаган: белмим, хәерлегәдерме-юкмы... Бу кыйссадан күренгәнчә, фермер кебек нейтраль мөнәсәбәттә торырга кирәк. Үз тирәңдә барган вакыйгаларны яхшыга яки начарга бүлеп карарга кирәкми. Алда нәрсә буласын киләчәк күрсәтер.
Психолог белән эшләү дәверендә кеше «йә мин бәхетле, йә мин бәхетсез» ише хаталарын да танырга өйрәнә. Бәхет бит ул даими була торган нәрсә түгел. Бүген син машинага кызыгасың. Аны аласың. Тик бу вакытта инде «ә башкаларның машиналары текәрәк» дип уйлый башлыйсың. Димәк, болай булганда, без бәхетне куып җитә алмыйбыз. Матди байлык артыннан чабып, башка кыйммәтләр турында онытабыз. Психолог В.Леви, «дөньяны соры итеп күрү күңелне чистартырга вакыт дигән сүз», дип язган. Бәхетле буласыбыз килсә, беренче чиратта, күңелебездәген тәртипкә китерик.
Депрессия белән көрәшүнең тагын бер юлы - Аллаһы Тәгаләгә таяну, Аңа өметләнү. Берәү төш күргән: комлы яр буйлап бара икән. Аның янәшәсендә Аллаһы Тәгалә. Кеше үз тормышындагы вакыйгаларны искә төшерә башлый. Сөенечле көннәрен искә алганда комда ике эз чылбырын - үзенекен һәм Аллаһының эзен күрә. Бәхетсез чакларын хәтердә яңартканда бер генә эз күренә. Һәм ул Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә: «Әгәр дә миңа ияреп барсаң, мин сине ташламыйм, дигән идең. Ни өчен иң авыр вакытларымда бер генә эз чылбырын күрәм. Мин сиңа аеруча мохтаҗ булганда нишләп ташлап киттең?» Әлеге соравына Аллаһы: «Мин сине ташламадым. Авырлык килгәндә, кулларымда күтәреп бардым», - дигән. Шуны әйтәсем килә: төшенкелеккә бирелгәндә Аллаһыга мөрәҗәгать итегез.
Депрессия артык тирәндә булмаганда, аңа каршы үз көчебез белән дә көрәшә алабыз
- Елыйсыгыз килсә - елагыз. Күз яше эмоциональ киеренкелекне бетерә.
- Табигатькә ешрак чыгарга тырышыгыз.
- Йокыгыз туйганчы йоклагыз.
- Физик күнегүләр ясагыз. Әгәр дә спорт белән күптәннән шөгыльләнәсез икән - физик күнегүләрнең авыррак төрен сайлагыз. Физик яктан ару депрессия белән көрәшүдә нәтиҗәле чара.
- Берәр шөгыль табыгыз. Рәсем ясагыз, чигегез-бәйләгез, фотоаппарат алып сурәткә төшерегез. Кыскасы, күңелегезгә якын хобби булдырыгыз.
- Өйдә интерьерыгызны алыштырыгыз. Берничә көнгә ял алып, кая да булса барып кайтыгыз.
- Үзегезгә бүләк ясагыз.
- Музыка тыңлагыз, китап укыгыз, кинога-театрга барыгыз. Шоколад ашагыз.
- Депрессияне алкоголь ярдәмендә җиңәргә тырышмагыз. Градус астында гына онытылып торып, айныгач, тагын шул халәткә кайтасыз.
- Вакытыннан алда үләргә ашыкмагыз. Әлегә кадәр нәрсәгә ирешкәнегезне һәм алда нинди планнар барлыгын искә төшерегез. Сөтле чүлмәккә төшкән ике тычкан турындагы әкиятне хәтерлисезме? Аларның берсе көрәшәсе килмичә, сөткә батып үлеп киткән. Ә икенчесе, сөтне болгата-болгата каймак ясап, сикереп чыккан. Нәтиҗә - чыгу юлын һәрвакыт табарга була.
- Җитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.
- Үз алдыгызга зур бурычлар куймагыз.
- Начар кәефегезне кәгазьгә төшерегез. Шигырь язып карагыз, автопортретыгызны ясагыз. Киләчәгегезне ничек күрергә телисез, шулар турында языгыз. Дөньяның соры төстән генә тормавын аңларсыз. Тормышыгызга башка күзлектән карый башлавыгызны үзегез дә сизми калырсыз.
- Чираттагы дару - сөенечләр тулы көндәлек. Тормышыгызда булган сөенечле вакыйгаларны язып барыгыз.
Теләсә кайсы депрессияне елмаеп каршы алырга кирәк. Депрессия сездән, бу юләр икән дип, качарлык булсын.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 450 миллион кеше депрессиядән җәфалана. 2020 елга депрессия инвалидлыкка чыгуның икенче төп сәбәбе булырга мөмкин. Ә 2030 елга инде ул зур масштаб алган авырулар исемлегенә кермәгәе.
Авырлыктан соң җиңеллек килер
Ислам дине буенча депрессия белән ничек көрәшергә? Әлеге сорауны мин «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВка бирдем.
- Гадәттә, көз җитүгә, телевизорда, газета-журналларда депрессиядән чыгу юллары турында еш күрсәтәләр һәм күп язалар. Тик иң беренче чиратта мин төшенкелеккә бирелүнең сәбәбен белергә кирәк дияр идем. Депрессия ул күңел тынычсызлыгыннан барлыкка килә. Кемдер якын кешесен югалта, кемгәдер кайгы-хәсрәт килә, берәүләрнең матди яктан проблемалары башлана. Яки инде берәр гөнаһ эшли дә күңеле белән пессимизмга бирелә. Мин гөнаһлы, Аллаһы Тәгалә мине гафу итми дип, күңеле төшә. Шуннан депрессия барлыкка килә. Үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкиннәр.
Иншалла, гөнаһ кылганнан соң тәүбәгә килүчене Аллаһы гафу итә. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп баручы мөселман кешесенең, дөресен генә әйткәндә, депрессиягә бирелергә вакыты да юк. Төшенкелеккә бирелгәндә дә аннан чыгу юлларын таба. Беренчедән, безгә килгән авырлыклар да, сөенечләр дә бары Аллаһыдан гына икәнлеген белә һәм таный. Бу дөнья сынау йорты. Җиңеллек белән дә, авырлык белән дә сыналабыз. Коръәндә дә, авырлыктан соң җиңеллек килер, дип әйтелгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең әйткән сүзе бар: «Бер чәнечке чәнчелсә дә, ул аны бер гөнаһыннан чистарта». Авырлык биреп, Аллаһы күңелләребезне чистарта дип өметләнергә кирәк. Депрессиягә бирелмәс өчен, Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, Аңа шөкер кылу зарур. Коръәндә, Алланы искә алып калебләр тынычлана, диелгән. Шунысы да бар, мөселман кешесе тәһарәт алып, мәчеткә килеп, намаз укып, проблемалары турында онытып та тора. Тәсбих тарту да күңелне тынычландыра. Янәшәбездә төшенкелеккә бирелгән кешене күрсәк тә, аның хәлен белик, күңелен күтәрик.
Комментарийлар