Шәһри Казан

Динә белән Эльмирага Президент фатир тапшырды

Эльмира Кәлимуллинаның «Голос» Бөтенроссия телевизион проектының финалына чыгуы, ә Динә Гарипованың анда җиңү яулавы Татарстандагы иҗади потенциалның гаҗәеп демонстрациясе булды.

Реклама

Казан Кремлендә әлеге бәйге триумфаторлары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Президент Динә белән Эльмираның әти-әниләренә, укытучыларына, шулай ук кызларның проекттагы остазлары Пелагия белән Александр Градский адресына рәхмәтләрен җиткерде. Аның фикеренчә, Россия шоу-бизнесына хәзер яңа талантлы башкаручылар җитми. «Голос» телевизион проекты нәкъ шундый талантларны ачты да. «Ә сез алар арасында иң яхшылары булдыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов Динә белән Эльмирага.
Динә Гарипова, үз чиратында, Президентка әлеге очрашу һәм җиңүдән соң юллаган котлаулар өчен рәхмәт белдерде. «Атказанган артист исемен алу - зур мәртәбә. Алга таба да без бу дәрәҗәне саклап, әлеге исемгә лаеклы булырга тырышачакбыз», - дип вәгъдә бирде җырчы. Эльмира Кәлимуллина Бөтенроссия телевизион проектындагы уңышның үзен һәм Динәне Россиянең иҗади аренасында Татарстан илчеләре итүен, моның зур мәртәбә, җаваплылык булуын ассызыклады.
Очрашуда кызлар алдагы планнары турында да сөйләде. Аларның икесе дә музыка өлкәсендә белем алуларын дәвам итәргә уйлый. Рөстәм Миңнеханов кызларга алга таба карьераларын дәвам итү өчен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды. Очрашу соңында Президент Динә белән Эльмирага торак сертификатлары тапшырды.
* * *
Сүз уңаеннан, Яшел Үзәндә Динә Гарипова исемендәге хәйрия фондын оештырганнар. Әлеге фонд җыелган хәйрия акчасына кечкенә «йолдызчык»ларга ярдәм күрсәтәчәк.
Шәһәрнең мәдәният үзәгендә булган «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипованы котлау тантанасында Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин шул хакта белдергән.
«Зеленодольская правда» газетасы хәбәр иткәнчә, чара барышында «Беренче канал»ның видеоязмаларын, җиңүче кызны аэропортта каршы алу кадрларын күрсәткәннәр. Динәне котларга шәһәрнең эре компанияләре җитәкчеләре дә килгән. Горький исемендәге заводның генераль директоры урынбасары Александр Карпов әйтүенчә, ул һәр программа барышында телевизор карарга ашыккан. А.Карпов Динәгә бүләк рәвешендә йөз меңлек сертификат тапшырган. Серго исемендәге завод директоры Радик Хәсәнов исә кызның әти-әнисенә - шифаханәгә путевка, ә үзенә аның портреты сурәтләнгән суыткыч бүләк иткән. Болардан кала, җиңүче кыз кер юу машинасы, ювелир эшләнмәләр һәм башка кыйммәтле бүләкләргә ия булган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: