16+

Динә Гарипова «Евровидение» бәйгесендә катнаша

Май аенда Швециянең Мальме шәһәрендә булачак «Евровидение» җыр бәйгесендә «Голос» проектында җиңгән татар кызы Динә Гарипова катнаша.

Динә Гарипова «Евровидение» бәйгесендә катнаша

Май аенда Швециянең Мальме шәһәрендә булачак «Евровидение» җыр бәйгесендә «Голос» проектында җиңгән татар кызы Динә Гарипова катнаша.

«Беренче канал» бу юлы, махсус сайлау туры үткәрмичә генә, бәйгегә Динә Гарипованы җибәрергә булган. Анда Динә инглиз телендә «What if» («Что, если...») җырын башкарачак. Җырны швед продюсерлары Габриэль Аларес һәм Йоаким Бьор-нберг язган. Җырның автордашы - Россия музыканты, «Автограф» төркеменең элеккеге бас-гитаристы Леонид Гуткин.

Әлеге хәбәр уңаеннан С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булган чыгышы алдыннан Дмитрий Маликов матбугат конференциясендә, чыннан да, ул кыз ачык, талантлы, ясалма түгел. Хәзер бу кызга зур өмет баглана. Динә Гарипованың мөмкинлеге бар. Уңышлы чыгыш ясап беренче бишлеккә керсә дә, яхшы булачак, дип белдергән.

PS. Россиядән «Евровидение» бәйгесендә Динәгә кадәр, 2000 елда, танылган җырчы Алсу «Solo» җыры белән икенче урынга лаек булган иде. Асылъяр да «Карлыгачлар» җыры белән бәйгенең сайлап алу турында катнашты, тик ул финалга үтә алмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading