16+

Диспетчер эшне тиз тота

«Ачык Казан» системасын гамәлгә кертү ярдәмендә халыктан килеп ирешкән заявкаларга торак өлкәсе хезмәткәрләре җавапларының тизлеге 3,5 тапкыр арткан. Сервис ярдәмендә open.kzn.ru сайты һәм call-үзәкнең 236-4-123 бердәм телефон номеры аша ике ел эчендә 539 гариза эшкәртелгән.

«Ачык Казан» системасы чынлап та барлыкка килгән сорауларга оператив рәвештә җавап бирергә ярдәм итә. Теге яки бу хезмәт күрсәтүгә гариза тапшырудан тыш, әлеге хезмәттән кулланучылар шәхси кабинетлары аша счетчик күрсәтмәләрен кертеп, коммуналь хезмәтләр өчен түли алалар. Моннан тыш, сайтта идарәче компанияләрнең рейтингы бар. Диспетчерга шалтырату зур бер проблема булуын истә тотып, эшкә тагын 32 диспетчер алынган. Хәзер көтү вакыты шактый кимегән. Якын киләчәктә әлеге проектны эшләүчеләр «Ачык Казан» системасына гаризалар (үтәлгән һәм үтәлмәгән) санын үз эченә алган статистика, торак-коммуналь хезмәтләре исәп-хисабын санау өчен калькулятор һәм аеруча еш бирелә торган сорауларга җавап китереләчәк белешмә блогын кертеп җибәрергә планлаштыралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading