Шәһри Казан

Дмитрий МЕДВЕДЕВ: «Губернаторларны сайлап куярга кирәк!»

Кичә төш вакытында Мәскәү Кремленең Георгий залында РФ Президентының Федераль җыенга еллык юлламасы яңгырады. Дмитрий Медведев чыгышын әле беренче утырышын гына үткәргән яңа чакырылыш Думаны котлау белән башлап җибәрде.

РФ Президенты кешеләр белән идарә итәргә тырышу кабул итеп булмаслык хәл булганлыгы турында белдерде. «Без провокаторларга һәм экстремистларга җәмгыятьне үз авантюраларына катыштырырга ирек бирмәячәкбез, читтәгеләрнең безнең эчке эшләргә тыкшынуына юл куймаячакбыз!» - диде Илбашы. Һәр гражданның законлы юл белән үз фикерен белдерүе гарантияләнгән, ләкин Россия гражданнары белән идарә итү, аларны адаштыру, җәмгыятьтә социаль фетнә чыгаруны без кабул итмәячәкбез. Аның 4 декабрьдәге Дәүләт Думасы сайлауларына карата фикере болайрак: «Без дәүләт институтларына һәм дәүләт хезмәткәрләренә булган һәр тәнкыйтькә игътибар һәм хөрмәт белән карыйбыз».
Медведевның аеруча әһәмиятле тәкъдимнәре губернаторларның сайлап куелуына, шулай ук Дума һәм Президент сайлауларында партияләрне һәм кандидатларны теркәүгә кагыла. Д.Медведевның белдерүенчә, губернаторларны яңадан турыдан-туры сайлап куюны кайтарырга кирәк. Үзгәрешләр кирәк, диючеләр белән килешә Илбашы. Президент булырга теләүчеләргә теркәлү өчен кирәкле санны ул 300 мең имзага кадәр киметергә тели.
Сәясәт белгечләре фикеренчә, Д.Медведевның үзен сайлауга әзерләнгәндәге амбицияләре сизелми. Яңа җитәкчегә үз урынын тапшырырга әзер бугай инде ул.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: