16+

Дөньялар имин булсын!

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны җиңү бәйрәме белән тәбрик итә.

Дөньялар имин булсын!

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны җиңү бәйрәме белән тәбрик итә.

Бүген Бөек Җиңү бәйрәме! Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Әлеге көнне сугыш ветераннары иреннәрдә елмаю,күздә яшь, борчылу, хатирәләр белән каршы ала. Гомерен аямыйча дошманга каршы көрәшкән, ватанны саклаган ветераннарыбыз алдында баш иябез!

Хөрмәтле фронтовиклары һәм тыл хезмәтчәннәрен, татарстанлыларны Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та котлый.

- 1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу шанлы бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын һәм аңлаешлы.

Җиңү көнендә шатлык хисләре тудырган сугышчан һәм хезмәт казанышлары да, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә - барысы да ачык чагылыш таба. Бердәм халык, бердәм ил булып, без сугышның барлык авырлыкларын, сынауларын уздык, сынмадык-сыгылмадык, дошманны җиңеп, аның тар-мар ителгән оясы - Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы күтәрдек. Батыр халкыбыз, гаделлекнең тантана итәчәгенә тирән ышаныч белән, Герой шәһәр Мәскәүдән Берлингача һәм Манчжурия далаларына кадәр данлы юл үтте.

Дәүләтләргә һәм халыкларга каршы түгел, бәлки ерткычлык һәм явызлыкка - фашизмга, аның кешелек йөзен югалткан юлбашчыларына һәм ялчыларына каршы көрәштек без. Кайбер илләрдә сугыш йомгакларына ревизия ясарга һәм фашист куштаннарын акларга маташучы көчләр күтәрелеп килгән бер вакытта героик сугыш чоры буыны казанышларын яклау һәм саклау омтылышыбыз ныгый гына бара.

Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды.Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән - яу кырында ятып калган, фашистлар кулыннан шәһит киткән, концлагерьларда җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомган һәркемне искә алалар. Әле хәзергә кадәр эзтабарлар, яшьләр һәм ветераннар оешмалары тырышлыгы белән дәһшәт эчендә һәлак булган сугышчыларның исемнәре кире кайтарыла, аларның җәсәде зур хөрмәт белән җирләнә, каһәрле сугышның фаҗигале вакыйгалары турында тарихи дөреслек ачыклана.

Өч миллионлык Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше китте,шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Алексей Исаев, Сабир Әхтәмов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең данлы исеме горурлык хисләре тудыра.Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр турындагы якты хатирә күңелләрдә мәңгелеккә урын алды, ул шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, күпләгән һәйкәлләрдә, музей экспонатларында саклана.

Татарстанлыларның бөтен Россия күләмендә уздырылган «Үлемсез полк» дигән акциядә һәм Җиңү көненә багышланган башка күп кенә чараларда актив катнашуы буыннарның ныклы бәйләнешенә дәлил булып тора.

Каһарман сугышчылар белән беррәттән бүген без завод станоклары янында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында Бөек Җиңү өчен тырышып эшләгән тыл хезмәтчәннәренә, госпитальләрдә Ватан солдатларына икенче гомер бүләк иткән алтын йөрәкле һәм алтын куллы табибларга, мәдәният эшлеклеләренә олы хөрмәтебезне җиткерәбез.

Вакытны туктатып та, тоткарлап та булмый. Узган бөек тарихи вакыйгалар эчендә кайнаган, шуларның шаһиты булган кешеләрнең саны һаман кими бара. Аларга лаеклы тормыш шартлары булдыру җәмгыятебез өчен шуңа да үтә мөһим. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек барышында бу юнәлештә шактый эш башкарылды һәм ул киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Җиңү көне безнең өчен һәрчак күркәм әхлакый маяк, хәзер дә, киләчәктә дә һәрбер эш-гамәлебезгә өлге булачагына ышанам.

Күп хәсрәтләр кичкән җиребезгә тынычлык һәм азатлык китерүчеләрнең һәрберсенә мәңгелек дан! Кадерле ветераннарга һәм барлык татарстанлыларга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тыныч, матур тормыш телим.

Җиңү бәйрәме котлы булсын! - ди ул мөрәҗәгатендә.

Фото: Марсель Бадыкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading