16+

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырды.

- Егерме, ун ел элеккеге Казанны күз алдына китерик тә бүгенге Казанга карыйк. Бу башка шәһәрләр өчен генә түгел, ә төбәкләр өчен дә хыял. Тотрыклылык булсын, тотрыклылык какшаса, җәмгыятьне милли яктан да, дини яктан да болгатырга теләүчеләр табылачак. Россия белән берлектә, Татарстан да бүген катлаулы кризис чорын кичерә. Мондый чорда социаль тотрыклылык, тынычлык һәм татулык саклау мөһим. Республика халыкларының бердәмлеге, аларның җәмәгать активлылыгына таяну - менә шулар безгә кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Без бердәм булганда көчле! - диде Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасының 41 нче сессиясендә.

Татарстан лидеры тагын бер көчле ягыбызны ассызыклады: һәрдаим үсеш юлында тарихыбызны да онытмау, саклау. «Бер яктан, тарихи нигезләребезне онытмыйбыз, икенче яктан, инновацион әйдаманнар булырга да омтылабыз», - диде ул.

Президент бүгенге көндә төп максатларның берсе дип эш урыннарын саклап калуны атады. Татарстанда икътисади вазгыять чагыштырмача тотрыклы.

- Бу тик торганнан була торган әйбер түгел, кризиска каршы чаралар күрергә кирәк, - диде Татарстан лидеры. - Коллективлар, предприятиеләр эшчеләре белән очрашырга кирәк. Бәлки кайдадыр кыскартылган эш режимына күчәргә туры килер, тик эшләргә, коллективны саклап калырга кирәк.

Ул шулай ук КАМАЗ эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның фикеренчә, анда бөтен эш урыннары сакланырга тиеш. «Коллективны сакларга кирәк, хәлләр җайланачак. Тәҗрибәле белгечләрне югалтырга ярамый», - диде ул.

Ул шулай ук Татарстанда бөтен социаль программалар сакланачак дип белдерде. Бүген респуб­ликада торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм башка социаль объектлар төзү һәм капиталь төзек­ләндерү программалары эшли.

Казан шәһәренә килгәндә исә, Президент 2014 елда башкаланың тулаем территориаль продукты 560 миллиард сумнан артып китүенә тукталды һәм, инде алда әйтелгәнчә, моны башка шәһәр генә

түгел, ә төбәкләр өчен дә хыял дип атады. Рөстәм Миңнеханов республика һәм башкаланың 2030 елга кадәр үсеш программасының мөһимлеген дә ассызыклады.

- Без бүген кризис турында түгел, ә Казан, республиканың 10 елдан соң нинди булачагы турында сөйләргә, уйларга тиеш. Ә ул сезнең белән берлектә формалаша, бу эштә һәркем актив катнашырга тиеш, - диде.

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә гамәлгә кертелүче тү­ләүле муниципаль парковкаларны мәҗбүри адым дип ­атады.

- Кайберәүләр бу эшне Президент сайлаулары узгач кына башларга кирәк ди, хәзер сай­лауга әзерләник, диләр. Сайлауга әзерләнәбез дип, Казан үзәгендә түләүле парковка оештыруны туктатып торсак, бу намуссызлык булыр иде. Бу бит башкала үсеше өчен эшләнә, әгәр без бу адымга бармасак, шәһәр үсмәячәк, - дип, дөньякүләм танылган шәһәрләрдә бу эш инде әллә кайчан барганлыгына тукталды. Ул Казанның шунда яшәүчеләр өчен уңайлы булырга тиешлеген кат-кат ассызыклады.

Ә соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң зур байлыгы - халкы икәнлегенә басым ясады.

- Татарстанның уңышы ул - республикада яшәүчеләрнең хезмәте. Һәр татарстанлы үзенең хезмәте, ата-бабаларыбыз җиренә мәхәббәте белән республика үсешенә лаеклы өлеш кертә. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Без булдырабыз!» - дип әйтә иде. Бу шигарь бездән

бездән китмәскә тиеш, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading