16+

Дәваханәгә исән чакта барырга кирәк

Европа илләрендә, АКШта халык борыч исеннән төчкерсә дә дәваханәгә йөгерә дисәк, һич шаяру булмас. Алар дәваханәләрдә яки үзләренең гаилә табибларында даими тикшеренеп тора.

Дәваханәгә исән чакта барырга кирәк

Европа илләрендә, АКШта халык борыч исеннән төчкерсә дә дәваханәгә йөгерә дисәк, һич шаяру булмас. Алар дәваханәләрдә яки үзләренең гаилә табибларында даими тикшеренеп тора.

Россиядә, кызганыч ки, кеше соңгы юлына кузгалгач кына дәваханәдә «кыска тукталыш» ясый. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, шулай ук медицина белгечләрендә әледән-әле тикшеренеп тору – гомерне озынайту, актив яшәешне тәэмин итү ул. Дөньяда үз сәламәтлекләре өчен үтә дә кайгыртучан халык – японнар белән немецлар. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, гомер озынлыгының уртача күрсәткече Япониядә ирләрнеке – 82, хатын-кызларныкы – 85 ел, Германиядә ирләрнеке – 80, хатын-кызларныкы – 86 ел. Австралия, Швеция, Швейцария, Италия һәм Испаниядә яшәүчеләрнең дә гомер озынлыгы югары.

Бу илләрдә җылы, рәхәт, дип, кул селтәргә ашыкмыйк. Канада, Норвегия һәм Финляндия безнең климатка охшаш, хәтта салкынрак та әле. Ләкин гомер озынлыгы Канадада ирләрнеке – 80, хатын-кызларныкы – 84 ел, Норвегиядә ирләрнеке – 79, хатын-кызларныкы – 83 ел, Суоми илендә (Финляндия) ирләрнеке – 78, хатын-кызларныкы – 83 ел.

Россиядә гомер озынлыгының уртача күрсәткече ирләрнеке – 64, хатын-кызларныкы – 76 ел. Шөкер, безнең дә гомерләребез озыная башлаган. Россиядә, 2018 елның яртыеллыгы йомгаклары буенча, халыкның гомер озынлыгының уртача күрсәткече – 72 ел.

Җир йөзендә иң аз яшәүчеләр – Сьерра-Леоне халкы, бу дәүләт исемлекнең ахырында, ягъни соңгы 183нче урында. Биредә ирләр уртача – 49, ә хатын-кызлар 50 ел яши.

Ангола белән Үзәк Африка Республикасында ирләр – 50, хатын-кызлар 54 елдан бакый дөньяга күчә. Бу илләрне сугышлар, эсселек һәм хәерчелек җәфалый. Бер уйласаң, Израильдә дә эссе. Тик анда сәламәтлекне кайгырту көнләшерлек дәрәҗәдә югары. Нәтиҗәдә, Израильдә гомер озынлыгының уртача күрсәткече ирләрнеке – 80, ә хатын-кызларныкы – 84 ел.

Казанда быелгы диспансерлаштыру, ягъни халыкны медицина тикшерүенә массакүләм җәлеп итү барышында 116 040 кеше табибларга күренергә өлгергән инде.
– Тикшерелгән халыкның 49,2 процентында – йөрәк-кан тамырлары авырулары, 16,4 процентында эчке бизләр авырулары билгеле булды. Диспансерлаштыру яман шешләрне ачыклау максатында да бик мөһим. Быелның сигез аендагы тикшерүләрдә 1981 кешегә шик туды, кабат анализлар алу 126 очракны раслады. Яман шешләрне беренче һәм икенче стадияләрдә әле бетереп була, – диде Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.

Диспансерлаштыру дәүләт хисабына үткәрелә, медицина каравы узган өчен түлисе түгел.

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин казанлыларны үз сәламәтлекләренә битарафлык күрсәтмәскә, диспансерлаштыруга җаваплы карарга чакырды.

Быел, гомуми диспансерлаштыру белән беррәттән, сөт бизләре һәм туры эчәк тә тикшерелә. Тизәктә кан тамчылары булу-булмавын 1945, 1947, 1951, 1953, 1957, 1959, 1963, 1965, 1969 елгы ир-атлар һәм шул ук елгы хатын-кызлар тикшертә ала. Маммография 1948, 1950, 1954, 1956, 1960, 1962, 1966 һәм 1968 елларда туган хатын-кызларга үткәрелә.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен врачларга йореп дорес диагноз алганчы( не факт что ул дорес була эле) , инде бик куптэн сон булуы кон кебек ачык. Германия, Япония бн чагыштырмагыз инде хет.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Даваханэгэ барып толкы юк анда элэгеп булмый 18нче поликлиникада хирургка запис юк

      Мөһим

      loading