16+

Эчсәң – 200 мең штраф

Бүгеннән Россиядә шул исәптән безнең республикада да яңа закон гамәлгә керә.

Эчсәң – 200 мең штраф

Бүгеннән Россиядә шул исәптән безнең республикада да яңа закон гамәлгә керә.

1 июльдән исерек килеш машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда былтыр исерек хәлдә руль артына утыручылар аркасында 455 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 73 кеше үлгән, ә 686 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Быел исә, беренче ике айда гына да республикада исерек машина йөртүчеләр 27 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Нәтиҗәдә, 6 кеше үлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, быел ике ай эчендә 2,5 меңнән артык кешене исерек килеш тоткарлаганнар.

Яңа кагыйдә нигезендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш икенче тапкыр тоткарлый икән, шоферны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булса, исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта), алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса, исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүдән баш тартса, әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә. Нәтиҗәдә, машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә штраф салына. Штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнә. Шулай ук 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәткә тартырга, 2 ел дәвам итәчәк мәҗбүри эш йөкләргә, машина хуҗасын 2 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмаячак. Исерек шофер аркасында юл һәлакәтендә кеше үлсә, 2-7 елга кадәр төрмә яный.

Фото: gibdd.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading