Шәһри Казан

Эх, яңгыр да яуса...

Эх, яңгыр да яуса, гел әйбәт буласы да бит, әмма күренми генә шул. Шулай да алдагы көннәрдә республикабызның кайбер районнарына шундый бәхет елмаерга мөмкин. Синоптиклар урыны белән яңгыр явып үтүен фаразлый.

Реклама

Бүген дә Татарстанның көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Көн бик җылы, көндез температура +22, +27, ә көнчыгыш районнарда +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәгә, ягъни 16 май көнне дә эссе булачак. Термометрлар төнлә белән +12, +17не, көндез исә +24, +29 градусны (көньякта +32 градус) күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: