16+

Еланнарның ишәюе – ахырзаман галәмәте?!

Күрер күзгә куркыныч та түгел, хәтта текәлебрәк карасаң, табигать матурлыкны да кызганмаган кебек аңа, әмма әллә нигә яратмыйлар еланнарны.

Еланнарның ишәюе – ахырзаман галәмәте?!

Күрер күзгә куркыныч та түгел, хәтта текәлебрәк карасаң, табигать матурлыкны да кызганмаган кебек аңа, әмма әллә нигә яратмыйлар еланнарны.

Аны күрүгә, кот очып, кискен хәрәкәтләр ясала, сулыш ешая, йөрәк тавышы колакка ишетелердәй булып тибә башлый. Алты яшемдә чишмә юлында аның белән беренче тапкыр очрашкач, чиләк-көянтәләремне ташлап, куркудан хәтта кычкыра да алмый, өйгә йөгергәнем әле дә хәтердә. Соңгы елларда еланнар азды, бик ишәйде дип зарлана халык. Бу чыннан да шулаймы соң? Еланнардан саклану һәм котылу чаралары бармы? Елан чакса нишләргә? Без әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга тырышып карадык.

«12 сәгатьтән соң елан чаккан кешене коткару авыррак»

Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге җитәкчесе, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, быелгы сезонда, майдан башлап бүгенге көнгә кадәр, елан чагуның җиде очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында бер бала һәм көмәнле бер хатын-кыз да бар. Елан чаккан кешеләрнең һәммәсенә дә вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәнлектән, бүгенге көндә үзләрен яхшы хис итәләр.

– Елан чакканнан соң агуны суырып карарга ярый. Гадәттә, елан агуы лимфатик тамырлар аша лимфатик системага утыра, агу бик тиз таралганлыктан, аны суырып алу мөмкин дә булмаска мөмкин. Елан чаккан урынны кисеп җибәрергә, дарулар сыларга да ярамый, анда стерильләштерелгән повязка гына куярга кирәк. Елан чаккан урынны бик хәрәкәтләндермәскә һәм күп итеп су эчәргә кирәк, – диде Алия Насыйбуллина. – Кул астында булган антигистамин һәм полигормональ препаратлар бирергә, кичекмәстән хастаханәгә илтергә кирәк. Елан чаккан кешедә тамырлар һәм кан авырулары булган очракта бигрәк тә җитди дәвалау таләп ителә. Елан гәүдәнең өске өлешен, мәсәлән, муен, иңбашын чаккан очракта сулышы кысылырга һәм вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәгәндә, кешенең гомере өзелергә дә мөмкин. Кул-аяк­ларны чаккан очракта, бер-ике атна дәвамында пациентлар тулысынча дәваланып бетә. Быел, мәсәлән, безнең хастаханәгә, елан чагып, Лениногорскидан китерелгән 37-38 атна көмәне булган хатын-кызга вакытында тиешле ярдәм күрсәтелеп, сау-сәламәт бала тапты. Аның хәле турында хәзер дә белешеп торабыз. Кечкенә авылларда медпункт­лар булмаска да мөмкин, шунлыктан, елан чагу очрак­ларында, кичекмәстән, район яки якын булган шәһәр хастаханәләренә барырга кирәк. Гадәттә, елан ирләрнең – аягын, ә җиләк җыйганда хатын-кызларның кулын чага. Алты сәгать эчендә Татарстанның теләсә кайсы районыннан Казанга килеп җитеп булуны истә тотсаң, вакытында тиешле ярдәм күрсәтелеп, хәлне мөшкелләндермәскә мөмкин. Бездә елан чакканнан соң үзләре генә дәваланып караучылар да очрый. Елан чагып, 12 сәгатьтән артык вакыт үткәннән соң инде коткару авыррак булачак. Лениногорскидан китерелгән булачак әни кеше дә безгә елан чаккач икенче тәүлектә генә китерелде.

Без яши торган урта полосада кара елан гына агулы. Тузбаш белән бакыр елан теш­ләгән очракта, агулары булмаганлыктан, кеше өчен куркыныч түгел. Быел безнең хастаханәгә, өендәге яшел мамба чагып, бер ир китерелде. Гадәттә, ул безнең еланнарга караганда күпкә куркынычрак, тиз арада кешенең үлеменә китерергә мөмкин. Вакытында ярдәм күрсәтеп, аның гомерен саклап калдык.

«Мескен еланнар турында ниләр генә уйлап чыгармыйлар!»

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимовтан еланнарның Татарстанда арту-артмавы турында сораштык.

– Еланнар – салкын канлы җәнлекләр. Май белән июнь башы салкын торды да кинәт кенә җылытты. Ә җылы көннәр килеп җиткәч, алар җылынырга чыктылар. Сан ягыннан элеккеге еллардан арттылар дип әйтә алмыйм. Ел белән ел охшаш булмый, бер елны күбрәк, бер елны азрак булырга мөмкин, әмма зур аерма күзәтелми. Быел соңрак һәм кинәт чыктылар шуңа күрә күбрәк кебек тоела, – диде ул.

– Татарстанның кайбер районнарында еланнар йорт тирәләрендә, ишегалларында күренгәли. Кайберәүләр хәтта баскыч төбендә яталар дип тә зарлана. Аларны китермәс өчен нишләргә? Имештер, урманнан керпеләр алып кайтып җибәрсәң килми диләр, бу дөресме?
– Дөрес, урманга якынрак булган авылларда еланнар еш очрый. Алардан капкын куеп та, керпе җибәреп тә котылып булмый. Еланны күрсәң, бары аны урап узарга, тимәскә генә кирәк. Тик торганда елан беркайчан да кешегә ташланмый.

– Бездә нинди еланнар очрый?
– Татарстанда дүрт төрле еланны очратырга мөмкин. Кара еланның ике төре очрый: гади кара елан һәм дала кара еланы. Дала кара еланы көрәнрәк төстә була, ул Спас, Бөгелмә, Лениногорск якларында. Кешегә бернинди зыян китерми торган бакыр елан (медянка) һәм тузбаш та бездә яши. Тузбаш белән әле беркөнне генә балалар уйнап йөргәнне күрдем. Ул чакмый, әмма тотсаң, кулда югач та тиз генә бетми торган тәмсез ис калдыра.

– Тузбаш кара елан белән кушылып, алардан карап торышка тузбашка охшаган чага торган елан туарга мөмкин, диләр...
– Юк, әлбәттә! (көлә) Мес­кен еланнар турында ниләр генә уйлап чыгармыйлар инде! Үзенә кагылмаса, елан кешегә зыян салмый. Җиләк, гөмбә яки печән җыйганда кояшта җылынып яткан еланга ялгыш кына кагылсагыз, бассагыз, чагуы мөмкин. Гадәттә, без аларны күргәнче, без килгәнне сизеп, алар үзләре качып бетәләр. Кайчакта олы кешеләр дә аңлап бетерми, елан күрдем дип аны таяк тотып куа башлыйлар, куркыталар, менә шундый очракларда ул ташланырга мәҗбүр була.

– Еланнарның иң куркыныч вакыты парлашканда һәм бала тапканда дигән сүз дөресме?
– Парлашкан вакытта алай куркыныч димәс идем, алар 1-2 сәгатькә генә парлашалар да бер-берсеннән китеп баралар. Аннары ана елан җылырак, яшеренрәк урыннарга үзенең йомыркаларын сала, менә шул вакытта борчысагыз ул, әлбәттә, чагарга мөмкин. Елан йомыркаларын сак­лап ятмый, балалары үзләре чыгалар да мөстәкыйль яши башлыйлар.

«Кыямәт көне алдыннан еланнар артыр»

Әбиләрдән, ахырзаман алдыннан дөньяны еланнар басар, дигәнне дә ишеткән бар. Бу хакта «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан сораштык.
– Һәрбер нәрсә бер-берсенә бәйле инде ул. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Зәкәт тү­ләмәсәләр, гошер бирмәсәләр (бу сәдакаларга керә), Аллаһы Тәгалә яңгыр бирмәс, корылык бирер», – дигән. Менә хәзер безнең елдан-ел һава торышы корырак тора, вакытында яңгыр булмаганнан зур зыян күрәбез, ә елан коры вакытларда чыга, активлаша. Кыямәт көне алдыннан кешенең иманы бетә, иман беткәч, кеше зәкәт бирми, гошер түләми, димәк, яңгыр яумый, яңгыр яумагач, еланнар арта – менә бөтен бәйлелеге шул гына.

– Ислам дине буенча, еланнарны үтерергә ярыймы?
– Бер генә еланны – сары­лы каралы еланны (тузбаш) үтерергә ярамый, ә калган еланнарны ярый.

«Елан бала чыгарганны күрдем»

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында яшәүче 86 яшьлек Сания Дәүләтшина яшь чагында елан белән бака аерган икән. Халыкта, елан белән бака аеручының кулы шифалы дигән сүзләр дә бар.

– Печән җыеп йөргәндә, әллә нинди «иии-иии» дигән тавыш ишеттем. Карасам, елан! Авызында ниндидер ак әйбер. Яхшылабрак карасам, баканың түше икән. Яшь чакта бик кыю идем, ике уйлап тормадым, сәнәгем белән бәрдем. Елан хушсыз калды, ә бака качып котылды, – дип сөйли ул. – Ә берсендә, чикләвек җыеп йөргәндә, бер нәрсә тып итеп төшкәндәй булды. Карасам, ана елан агачта асылынып тора һәм бала коя икән! Бала булсалар да, алар бик кечкенә түгел, 20 сантиметр чамасы бар. Төшә торалар, шуышып кача баралар. Унберне санадым: унысы кара, соңгысы ак елан һәм кыскарак иде. Яшь чагымда Киров ягында торф чыгаруда катнаштым. Берсендә мине ипигә чират алырга җибәрделәр. Шунда ниндидер улаган тавыш ишеттем. Елан өермәсе йомгак төсле тәгәрәп бара икән! Арыганнары өермәдән аерыла һәм арттарак кала, ләкин читкә китмиләр, «йомгак» артыннан шуышалар. Андый вакытта кешедә гаме булмый икән аларның, әмма мин яшь кыз идем ул вакытта, бик курыктым, - ди Сания әби.
Казанда яшәүче Гүзәл Смирнова җәен Лаеш районы Татар Сараланы авылындагы йортында уздыра. Йортларының бер ягында күл, икенче ягында нарат урманы булганлыктан, узган елларны еланнар да еш күренгәләгән.

– Быел йортыбыз янында керпеләр очраштыргалый, шуңадырмы, еланнар күренми әле, – ди.

Язманы әзерләгәндә еланнарның бала табуы турында ике төрле фикер булганлыктан, КФУның зоология һәм гомуми биологи кафедрасы доценты Илдар Хәйретдиновка мөрәҗәгать иттек. Чынлыкта кара еланнар йомыркаларын үзләре эчендә йөртеп, тереләй тудыра, ә тузбаш яшерен урыннарга йомырка салып калдырып, балалары шуннан чыга икән.


Мамадыш районында әнием белән бакча җиләге җыеп кереп килгәндә, сукмакта тузбаш, башын күтәреп, «сәлам биреп» узды. Безнең куркыныч кешеләр түгел икәнлекне аңлаган булса кирәк, икенче чыкканда да шунда ук «кызынып» ята иде. Без видеога эләктереп өлгергәнче, баз өстенә кереп качып өлгерде – коерыгы гына кадрга эләгеп калды. Безнең видеога гына төшерәсен аңламады булса кирәк.
 
Шаяру шаяру белән: әмма сак һәм игътибарлы булу беркайчан да комачауламый, шуны истән чыгармасак иде.

Елан агуы астма, гемофилия, эпилепсия, ревматизм, яман шеш, тромбоз һәм башка төр авыруларны дәвалау­да кулланыла торган препаратлар ясаганда кулланыла.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading