16+

«Элеккеге табиб була алмый»

«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2014» бәйгесе җиңүчеләренә Республика премиясе тапшыру тантанасы быел җиденче кат уздырылды.

«Элеккеге табиб була алмый»

«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2014» бәйгесе җиңүчеләренә Республика премиясе тапшыру тантанасы быел җиденче кат уздырылды.

Бәйгенең елдан-ел популярлаша баруын премиягә дәгъва белдерүчеләрнең саны, җәмәгатьчелекнең кызыксынуы гына түгел, Ринат Акчурин, Александр Розенбаум, Константин Хабенский кебек мәртәбәле кунаклар да билгели.
- Бу гади һөнәр түгел, монда тәүлекнең кайсы вакыты дип тә, елның кайсы вакыты дип тә исәпләшү юк. Монда һәр секунд, һәр минут исәптә, чөнки авыруның, туа торган баланың язмышы синең карарыңа бәйле. Бу кешегә бирелгән җаваплылыкка укып кына өйрәнеп булмый. Әлеге Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләткә янәшәңдә торган остазлардан гына өйрәнеп була, - дип, барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде тәбрикләү сүзе белән чыккан ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Җиңүчеләрне 6 номинациядә бүләкләделәр. «Ел табибы» исеменә Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире Валерий Данилов лаек булды. «Беренче звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә Норлат участок сырхауханәсе филиалы мөдире, Яшел Үзән үзәк район сырхауханәсе табибы Илсөяр Таһирова; «Уникаль очрак» номинациясендә республика клиник сырхауханәсеннән бер төркем табиблар җиңүче дип табылды. Әлеге уникаль очрак белән газетабызның 19 июнь санында «Җирдәге фәрештәләр» язмасында таныштырган идек инде. Бер-бер артлы үтә дә катлаулы 3 операция уздырган сабыйның әнисе табибларга рәхмәт белдерергә дип махсус килгән иде (рәсемдә). «Спортта югары казанышлар медицинасы» номинациясендә Республика медицина профилактикасы үзәге табибы Виктория Зверева җиңеп чыкты. «Ел медицина хезмәткәре» номинациясенә Сарман үзәк район сырхауханәсенең Иске Кәшер фельдшер-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова лаек булды.
«Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясенә 55 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган Фиркать Галимов (Спас районы) ия булды. Зал аягүрә басып алкышларга күмде аны. «Элеккеге табиб була алмый» дигән искәрмәне җырчы-табиб Александр Розенбаум нәкъ менә аны күздә тотып әйтте дә. Чыннан да, Фиркать ага әле дә булса эш өчен янып йөрүчеләрдән. «Яткан таш астыннан су акмый», - ди ул үзе дә.
Татарстан Республикасы Президентының махсус призы - «Лада-Гранта» автомобиленең ачкычлары Альбина Әмировага, Татарстан хөкүмәте бүләге - «УАЗ» санитар автомобиле Яшел Үзән районының Норлат участок сырхауханәсенә тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading