16+

Электричкалар саны кимергә мөмкин

Россиядә узган ел шәһәр яны тимер юл транспортында 1 миллиардтан артык пассажир йөртелгән.

Электричкалар саны кимергә мөмкин

Россиядә узган ел шәһәр яны тимер юл транспортында 1 миллиардтан артык пассажир йөртелгән.

Дәүләт быел, тимер юлларда пассажирлар йөртүне оештыру чыгымнарын каплау өчен, 39,8 миллиард сум компенсация билгеләгән. Шуның 25 миллиард сумы фәкать пассажирлар йөртү чыгымнарына гына каралган. Горький тимер юлларының Казан бүлеге җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, компенсация үткәрелгәннән соң да, тимер юл 8 миллиард сум зыян кичерәчәк. Моның өстенә, Россия Финанс министрлыгы 2014 елда шәһәр яны тимер юл инфраструктурасына компенсацияне 12,5 миллиард сумга калдырырга җыена. Алга таба шәһәр яны тимер юл транспортына дәүләт ярдәме күрсәтүне, гомумән, туктату ниятләнелә.
Шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар йөртүне Россия төбәкләре җаваплылыгына тапшырырга уйлыйлар. Ләкин күп кенә төбәкләр, финанс мөмкинлекләре чикле булганлыктан, шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар йөртү чыгымнарын тулысынча каплый алмыйлар. Димәк, бу хәл электричкалар санының кимүенә, ә билет бәяләренең үсүенә китерәчәк.
Дөрес, Татарстанда быел шәһәр яны тимер юл транспортында тарифлар үзгәрми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading