Шәһри Казан

Елга транспортын кабат торгызырга җыеналар

Заманында биш диңгез порты саналган Казаннан бүген инде су юлы буйлап хәтта күрше Ульяновск каласына бару да проблемага әйләнде. Эш шунда, Татарстан елгачылары, судноларның гадәттән тыш таушалуы сәбәпле, 2003 елдан Идел буйлап төбәкара маршрутларда пассажирлар ташуны бөтенләй туктаттылар.

Реклама

Нәтиҗәдә, Самара, Тольятти, Ульяновск, Яңа Чабаксар, Түбән Новгород кебек шәһәрләргә маршрутлар ябылды. Һәм менә Татарстан Хөкүмәте елга пассажир транспортын кабат тернәкләндереп, быел әлеге шәһәрләргә маршрутларны яңадан ачарга җыена. Ул бу хакта Федераль үзәккә мөрәҗәгать белән чыкты. Россиянең транспорт министры Максим Соколов сүзләренә караганда, Федераль үзәк әлеге мөрәҗәгатьне хуплаган.
Гомумән, эчке су транспорты проблемасы бүген ул Россиянең барлык төбәкләренә дә хас нәрсә. Татарстан исә аны бигрәк тә авыр кичерә, чөнки безнең республикада 3 мең тирәсе кече елга һәм сулыклар бар. Кама елгасы Иделгә кушылган урындагы сусаклагыч үзе генә дә нинди зур байлык. Ләкин шуңа да карамастан, без аларны нәтиҗәле файдалана алмыйбыз. Ә бит халык, күпсанлы кунаклар һәм туристлар өчен гаять уңайлы булган мондый транспорт артерияле төбәкләр, Россиядә генә түгел, дөньяда да бик сирәк.
Әлбәттә, теләк әйбәт нәрсә. Ләкин бер теләк белән генә ерак китеп булмый. Елга флотының техник хәле гадәттән тыш начар. Булган судноларның барысы да физик һәм мораль яктан искергән.
Ләкин шуңа да карамастан, Татарстан Республикасы елга транспорты тармагын тернәкләндерү эшенә быел ук тотынырга риза. Моның өчен аңа Федераль үзәкнең рөхсәте генә кирәк. Татарстан транспорт министры Ленар Сафин әйтүенчә, эшне башлап җибәрү өчен «Татфлот» компаниясенең тизйөрешле ике «Метеор» теплоходы бар. Шулай ук «Казанское речное пароходство» ААҖ белән дә сөйләшүләр алып барыла. Ягъни алардагы консервациягә куелган судноларны да кулланырга була.
Дөрес, эшне җайга салу өчен, хәзер инде Казан елга портын, елга вокзалларын, причалларны, яр буе хуҗалыгын да модернизацияләү сорала. Ә боларның барысын да башкарып чыгу, бигрәк тә, яңа суднолар сатып алу республиканың гына көченнән килмәячәк.
Россиянең елга флоты 20 ел дәвамында яңартылмаган. Моңарчы пассажир ташыган «Москва», «ОМ» кебек теплоходларга хәзер кешеләр бушлай да утырмаячак. Ә заманча яңа судноларның бәясе 35 миллион сумнан да ким түгел. Россия министры Максим Соколов әйтүенчә, илнең елга пассажир флотын аякка бастыру өчен елына 4 миллиард сум акча кирәк булачак. Бер караганда бу, ил өчен алай ук мөһим булмаган бүтән тармакларга тотылган акча белән чагыштырганда, әллә ни шаккатмалы зур сумма да түгел үзе.
Шунысы мөһим - елга флоты өчен кирәкле судноларны чит илләрдән эзләп йөрисе юк. Аларны Россиянең үз компанияләре, шул исәптән безнең Яшел Үзәндәге Горький исемендәге суднолар төзү заводы да бик теләп җитештерә ала. Аларга заказ гына бир, хәтта газ ягулыгы белән эшли торган суднолар да ясап бирәләр.
Мәсәлән, Әстерхан өлкәсе күптән түгел генә Яшел Үзәннән тизйөрешле ике судно сатып алган, бәясе кыйммәт дип тормаган. Быел тагын бер суднога заказ биргән. Әстерхан губернаторы, шул рәвешле, өлкәдә елга пассажир транспортын тулысынча торгызырга уйлый икән.
Әлбәттә, икенче яктан караганда, бу төр транспортны әлегә табышлы тармак дип әйтеп булмый. Мәсәлән, республиканың транспорт министры сүзләренә караганда, узган ел Татарстан елгачылары 430,5 мең пассажир ташыган. Шул рәвешле алар 84 миллион сум табыш алганнар. Ә менә киткән чыгымнары исә - 93,2 миллион сум. Димәк, алар 9,2 миллион сумлык зыянга эшләгәннәр булып чыга.
Шуңа күрә, елгачылар ничек кенә тырышмасын, аларга Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәменнән башка флотны аякка бастыру әлегә мөмкин эш түгел. Ә моңа өмет бар. Һәрхәлдә, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Галина Изотова хәбәр итүенчә, Федераль үзәк татарстанлылар проекты өстендә инде эшли башлаган. Хәзер федераль бюджеттан аны субсидияләү буенча программа төзелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: