Без әле малай чакта күрше Апас районы Әҗем авылы кешеләреннән көлә торган идек. Янәсе, аларның казлары да йөзә белми, чөнки авылларында каз йөзү түгел, чыпчык коенырлык та сулары юк. Ләкин тора-бара авыл читендә инешне буып, плотина корганнан соң, көләргә сәбәп бетте. Киресенчә, хәзер инде күрше-тирә авыллардан халык Әҗемгә су коенырга,...
Әлбәттә, авыл читендә плотина булу шәп нәрсә анысы. Бигрәк тә гомер буе суга тилмереп яшәгән төбәкләр өчен. Ләкин кайчак андый плотиналар каза чыганагына да әйләнергә мөмкин. Әйтик, ниндидер ки сәбәп белән плотина ычкынды ди. Ул чагында астарак урнашкан авылларны ни көтәсен хәтта күз алдына да китерергә куркыныч. Мәсәлән, бәйдән ычкынган су ташкынының ярсу көчен быел Краснодар өлкәсендәге Крымск шәһәре халкы мәңге онытылмаслык итеп үз җилкәсендә татыды. Күпме корбаннар алып килде ул афәт.
Ә бит теләсә кайсы плотина - шундый ук потенциаль куркыныч объект. Татарстанда, мәсәлән, андый гидрокорылмалар саны меңнән артык. Аларның күпчелеге узган гасырның 70-90 нчы елларында, без басуларны ясалма сугару белән җенләнеп яшәгән чорда төзелгән иде. Ләкин Союз таркалды, аның белән бергә мелиорация һәм су ресурслары министрлыгы да юкка чыкты. Күпсанлы плотиналарның да инде беркемгә кирәге калмады. Алар акрынлап ташландык хәлгә килде. Алай гына да түгел, араларында чын-чынлап куркыныч яный торганнары да җитәрлек.
Менә шуңа күрә дә республикада андый плотиналарны тиешле тәртипкә китерү буенча махсус программа эшләнде дә инде. Әлеге программа өч елга исәпләнгән һәм шул вакыт эчендә 163 плотина төзекләндерелергә тиеш. Аларның 43ен инде быел ук төзекләндерү күздә тотыла. Моның өчен бюджеттан 88 миллион сум акча да бүлеп бирелгән.
«Татмелководхоз» идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин сүзләренә караганда, моңарчы Россиядә мондый программаның булганы юк иде. Димәк, без бу өлкәдә дә әйдәп баручы. Эш инде башланган. Программа нигезендә беренче төзекләндерелгән объект - Аксубай районының Яңа Ибрай авылы плотинасы. Бүтәннәрендә дә эш бара. Иң беренче чиратта плотиналарның төп корпусы ныгытыла. Шулай ук су үткәрү, суны ашыгыч төстә чыгару корылмалары да, бозваткыч җайланмалар да төзекләндерелә. Максат - быелга планлаштырылган барлык 43 объектта да эшләрне октябрьгә төгәлләү. Иң мөһиме - алар киләсе язгы су басу чорына әзер булырга тиешләр.
Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, республикада плотиналарны төзекләндерү турындагы карар Крымск фаҗигасенә кадәр үк кабул ителгән иде инде. Әлеге фаҗига эшкә керешүне тизләтте генә.
Шунысын да әйтергә кирәк, республикада куркыныч тудыра торган объектлар плотиналар гына түгел, күпсанлы дамбалар да. Аларның да торышын мактанырлык дип әйтеп булмый. Арада гаять аяныч хәлдәгеләре дә бар. Тик әлегә аларны төзекләндерүгә кул җитми. Гәрчә дамбалар җимерелү язгы ташу чорында аеруча зур һәлакәтләр китереп чыгарырга мөмкин булса да. Узган язда, мәсәлән, Түбән Кама районында тәмам таушалып инде «иләк»кә әйләнгән Кызыл Чишмә дамбасының ишелүен халык коты очып көткән иде. Бәхеткә, фаҗига булмый калды. Югыйсә, дамба түзмәсә, Чулман суы өч авылны, 40 меңнән артык бакча биләмәсен һәм район Сабан туе уза торган мәйданны күмеп китә иде.
Әлеге дамбаны ремонтлау мәсьәләсен инде 2006 елдан бирле «чәйниләр». Гражданнар саклануы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Түбән Кама районы идарәсе җитәкчесе Константин Слободюк сүзләренә караганда, дамбаны төзекләндерү өчен 600 миллион сум акча кирәк. Ләкин ул юк. Ни әйтсәң дә, бу бит плотиналар өчен каралган 88 миллион гына түгел. Монда Федераль үзәкнең ярдәме сорала. Татарстан үзе чыгымнарның 48 процентын капларга риза. Ләкин моның өчен без иң әүвәл федераль программага кертелергә тиеш. Татарстан инде менә ничә ел рәттән мөрәҗәгать итсә дә, Федераль үзәк аның бу үтенечен кире кага. Күрәсең, анда Крымск фаҗигасенең бездә дә кабатлануын көтәләр булса кирәк!
PS. Әҗем авылы янындагы дамба өстенә салынган асфальт юлдан машинада узарга туры килде. Су өсте казлар белән тулган. Йөзәләр, мин сиңа әйтим, рәхәтләнеп. Ә астарак Әҗем йортлары. Ходай да бит, «сакланганны саклармын», дигән. Шуны онытмаска иде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар