Шәһри Казан

Эшкә тотынсак, булдыра алабыз!

25 май көнне Болгар дәүләтенең ислам дине кабул итүенә 1124 ел булу уңаеннан бар мөселман халкы «Изге Болгар җыены» чарасына килде. Мәртәбәле кунаклар, дин әһелләре башта, ислам диненә кагылышлы төрле мәсьәләләр чишү максаты белән, Ак мәчеттә җыелды.

Реклама

Тантана шәһәрнең «Су юлы вокзалы» ачылу чарасы белән башланып китте. Су юлының беренче пассажиры буларак, мәртәбәле кунаклар теплоходта килде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тантананы рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрделәр. «Шушы Болгар җирен торгызып, зур эш башкарып чыктык. Эшкә тотынсак, булдыра алабыз. Булган халык без!» - дип, сүзен тәмамлады Минтимер Шәймиев.
Ачылу тантанасы барышында Болгар шәһәрен төзекләндерүгә зур өлеш керткән Ш.Ф. Тахаутдинов («Татнефть» ААҖ), Р.Х. Җиһаншин (ПСО «Казан») белән Р.С. Ханбиковны («Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ) ТР «Яңарыш» фондының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Вокзал бинасы тарихи яссылыкта төзелгән. Элек Бөек Болгар дәүләтенең өч башкаласы булган: Биләр, Сувар һәм Болгар. Болгар «Су юлы вокзалы» шушы өч башкаланы чагылдырган манаралардан тора. Шуларның икесе халкыбызның тарихын, үсеш чорын күрсәткән Болгар цивилизациясе музее буларак эшләячәк. Шулай ук вокзалда сәяхәтчеләргә ресторан, елга буйлап ял итәргә теләк белдергәннәргә теплоходка билетлар сатыла.
Идел Болгарының ислам дине кабул итүе уңаеннан төзелгән истәлекле билге янында Изге Болгар җыенының ачылышын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. «Бүгенге көндә күбебезне телебез, гореф-гадәтләр, татар-ислам мәсьәләләре борчый. Болгар җире шушы мәсьәләләрне чишү, уртак фикергә килү урыны булып торсын иде», - дигән фикер белдерде Президент.
РФ мөфтиләр җыены шушы җирдә «Изге Болгар шурасы» үткәрергә, ягъни Болгар җире һәр өч ай саен дин әһелләре җыелып ислам диненә кагылышлы төрле мәсьәләләрне чишү урыны дип билгеләргә карар кылды.
Коръән сүрәләре уку, Изге Болгар җиренә багышланган җырлары белән «Раян» төркеме, шулай ук борынгы җырлар, мөнәҗәтләр халыкка бәйрәм рухы өстәде.
Былтыргы җыен белән чагыштырганда халык азрак булса да, Болгарга һәр ел саен килүчеләр дә бар. Баулы районыннан Минзифа апа, Болгар шәһәренең ел саен үзгәрүе, зураюы, матурлануы турында сөйләде. «Ел саен киләм, ел да шәһәр танымаслык булып үзгәрә. Беренче елларда бөтенләй буш иде, менә хәзер нинди зур биналар калкып чыкты», - дип соклана ул.
Президент соңыннан килгән кунаклар белән сувенирлар лавкасын, археологик базаны, Габдрахман сәхабә коесын карап чыкты. Кунакларга хәләл шашлык, пылау һ.б. ризыкларны авыз итәргә мөмкин иде. Чара Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы уку белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: