16+

«Эшмәкәр булудан курыкмаска кирәк!»

20 октябрьдән Татарстанда "Син – эшмәкәр" дигән федераль программа старт ала.

«Эшмәкәр булудан курыкмаска кирәк!»

20 октябрьдән Татарстанда "Син – эшмәкәр" дигән федераль программа старт ала.

Проектның максаты – илдә эшмәкәрлекне үстерү һәм бизнес идеяләрне тормышка ашыру. Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды директоры Айдар Салихов сүзләренчә, әлеге программа Россиянең 60 төбәгендә алып барыла, бүгенге көндә аның кысаларында 500 мең кеше белем алган, аларның 16 меңе үз эшен ачкан. Быел республикада 2 мең кеше укыр дип көтелә.

Программада 14-17 яшьлек мәктәп укучылары һәм 30 яшькә кадәрге эшмәкәрләр катнаша ала. Башта аларны муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә сайлап алачаклар. Катнашырга теләүчеләр molpred116.ru сайтында теркәлү уза. Програмада катнашырга теләүчеләр башта тест уза. Тәҗрибәдән күренгәнчә, аларның 70 проценты алдагы турга үтә икән.
"Син – эшмәкәр" программасы җитәкчесе Ленар Кашапов әйтүенчә, бүгенге көндә конкурска 30 кешедән гариза килгән.

– Укыту программасының максаты – теория буенча белемнәр бирү генә түгел, кеше үз эшен ачар өчен бөтен яктан да әзер булуы. Европаны үрнәк итеп китерәсе килә, анда яшьләр үз эшләрен ачарга омтыла. Ә безнең яшьләр оешмаларда эшләүне өстен күрә. Шуның өчен дә дәүләт махсус программалар булдыра. Җиңүчеләрне акчалата премия көтә. Монысы матди як кына, анда катнашучылар тәҗрибәле эшмәкәрләр белән аралашачак, тәҗрибә туплаячак, төрле форумнарда катнашып, белемен баетачак, – ди ул.

Матбугат очрашуына Сабада яшәүче Алим Галимулин да килгән иде. Ул 2014 елда хатыны белән үсентеләр сату белән шөгыльләнә башлаган. Алим Саба урман хуҗалыгында эшләгән, көннәрдән беркөнне үзенә эшләп карау идеясе белән яна башлый. Дәүләттән ярдәм булмасмы дип, костюмнарын киеп Казанга килеп, бик күп түрәләрнең ишеген шакый ул. Барып чыкмагач, костюмнарын салып ташлап, булган капиталын эшкә җигеп, җиң сызганып эшкә керешә. Америкага барып, тәҗрибә дә туплый. Үсентеләрне интернет аша да сата, кибет тә ачкан.
– Авыл җирендә эшмәкәрлекне алып барып булмый дип ялгышалар. Шәһәргә китеп бизнес ачкан булсам, бәлки, ул минем болай ук уңышлы да булып чыкмас иде. Районда исә миңа көндәшләр юк. Аннары авылда яшәп тә шәһәр белән элемтәдә торып була. Заказлар җыела да, алып килеп сатабыз, – ди ул.

Алимның сүзләренә караганда, Америкада бизнес ачу бик җиңел, әмма аны алып бару шактый авыр, чөнки көндәшләр күп. Ә бездә исә киресенчә, эшне ачып җибәрү авыр, ә дәвам итү җиңел. Сәбәбе – көндәшлек булмауда.

– Эшмәкәр булырга курыкмаска кирәк. Әйе, аның үз авырлыклары бар. Шул ук вакытта дәүләттән дә ярдәм бар хәзер. Мин эшемне ачканда, андый программалар юк иде, – ди эшмәкәр.
Аннары ул салымнан да курыкмаска кирәклегенә басым ясады. Аннан ничек качыйм икән дип баш ватуга гына да шактый вакытың уза, тынычлап йоклый алмыйсың, ди ул.
Сүз уңаеннан: үзмәшгульле гражданнар өчен салым турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Беренче укылыш октябрь ахырында булырга мөмкин, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Россиядә 70 миллионнан артык хезмәткә яраклы яшьтәге граждан исәпләнә. Аларның 16-22 миллионы рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, бернинди дә салым түләмиләр, ләкин аерым керемнәр буенча яшиләр. Шуңа да өр-яңа салым режимы – һөнәри керем өчен салым кертергә тәкъдим ителә.

Федераль салым хезмәтендә теркәлгән һәм физик затларга хезмәт күрсәтүче кеше өчен һөнәри керемнән 4 процент күләмендә салым ставкасы билгеләнергә мөмкин. Федераль салым хезмәтендә теркәлеп, юридик затларга хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләр өчен ставка 6 процент. Бу махсус режимга күчкән очракта, алар 10 мең сум күләмендә салым вычеты ала. Яңа салым режимын кертү 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт төбәктә башланачак. Бу Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан.

Фото: pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading