16+

Эшсезлек белән бәйле вазгыять тотрыклылана

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 1 гыйнварга эш эзләүчеләр 15,2 мең булган булса, июль аена аларның саны 16,7 меңгә калган дип белдерә.

Эшсезлек белән бәйле вазгыять тотрыклылана

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 1 гыйнварга эш эзләүчеләр 15,2 мең булган булса, июль аена аларның саны 16,7 меңгә калган дип белдерә.

Шул ук вакытта буш эш урыннары эшсезләр саныннан ике тапкырга күбрәк - 35,9 мең.

Эш эзләүчеләрнең үзләренә килгәндә, аларның иң күбе - 482се эшкәртү производствосы, 348е финанс эшчәнлеге, 274е транспорт һәм элемтә тармагыннан, сәүдә өлкәсендә дә эшсезләр күп санала. Аның каравы республикага төзүчеләр (17 мең буш эш урыны) һәм мәгариф өлкәсендә (11,1 меңнән артык) эшләүчеләр кирәк.

Хезмәт базарындагы вазгыятьте тотрыкландырырга берничә дәүләт программасы, шул исәптән хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән республика программасы ярдәмгә килгән. Әлеге программа өчен 1,1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Аның төп өлеше "КАМАЗ", "Кварт", "РИАТ", "Бөгелмә насос заводы" кебек җитештерүче предпритиеләргә тотылды. 24,5 мең кешегә, шул рәвешле, вакытлыча эш урыны булдырылды. "КАМАЗ"га федераль һәм республика бюджетыннан 936 миллион сум акча бирелде. HeadHunter сервисының Казандагы филиалында да хезмәт базарында тотрыклылык барлыкка килде дип саныйлар. Июнь аена, гыйнвар ае белән чагыштырганда, буш эш урыннары өч тапкырга арткан.

Хезмәт министрлыгы мәгүлүматлары буенча, июль-сентябрьдә 2,3 мең кеше эшсез калырга мөмкин. Әйтик, "Федераль пассажир компаниясе" ААҖ, Юдинодагы вагон депосын бетерү сәбәпле, 286 кешесен кыскарта. Пассажирларны ташу күләме кимү аркасында "Казан" халыкара аэропорты да 116 кешесе белән хушлашырга тора.

Фото: prokazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading